Иске, дип тынычланырга ярамый! Яраклылык вакыты чыккан банк карталары, иске сим-карталары булган кешене хокук сакчылары шулай дип кисәтә. Алар ярдәмендә мошенниклар акчасыз да, милексез дә калдырырга мөмкин, дип кисәтә алар.
Бүген Россиядә 258 миллион кеше кәрәзле элемтә челтәреннән файдалана. Бу илдә яшәүчеләр саныннан ике тапкыр күбрәк. Шул рәвешле бер кеше берьюлы берничә сим-картадан файдалана ала. Озак кулланмасаң, оператор бу номерны өзеп, башка кешегә бирергә хокуклы.
Быелның сентябреннән әнә шул номерсыз калу вакытын тәгаенләгән закон үз көченә керде. Аның нигезендә, әгәр кеше сим-картасыннан өч ай дәвамында кулланмаса (аннан шалтыратмаса, бер тапкыр да СМС хәбәр җибәрмәсә, интернетка кермәсә. – Ред.), аның номерына автомат рәвештә блок куелачак. Аннары оператор шушы номерлы сим-картаны яңадан чыгарып, сатуга куячак. Шуңа күрә фәлән елдан соң танышыгызга хәл белергә шалтыраткач, телефонны чит-ят кеше алса, аптырамагыз.
Элегрәк операторлар озак вакыт дәвамында кулланылмаган сим-картаны кайчан гамәлдән чыгарасын үзе хәл итә иде. Кемнеңдер номерын шул ук өч айдан өзсәләр, икенче берәүләр ике айдан яки ярты елдан номерсыз калды. Яңа закон операторларның эшен җиңеләйтергә тиеш, дип өметләнәләр. Ә менә сим-картаның элеккеге хуҗасы өчен ул көтелмәгән мәшәкатьләр китереп чыгарырга мөмкин.
Бу номер аның онлайн банк, Дәүләт хезмәтләре порталы кушымтасы кебек даими кулланыла торган аккаунтларына беркетелгән булса, бигрәк тә. Яңа номер белән бергә андагы бөтен шәхси мәгълүмат та яңа сим-карта хуҗасына күчәргә мөмкин. Бу үз чиратында мошенникларга да юл ача.
Россия Эчке эшләр министрлыгы вәкилләре кисәтә: кырыгалдарлар кемнең кайсы номердан күпме файдаланмавын бик яхшы белә. Фәлән номерны яңа хуҗага тапшырылган көнне дә сагалап кына тора.
– Мошенниклар кешенең яңадан сатуга чыккан иске сим-картасын кулына төшерә дә, аны элеккеге хуҗасы кулланган барлык онлайн-сервис, кушымталарга керү өчен файдалана. Әлеге сим-карта ярдәмендә кырыгалдарлар кешенең паспорт номерларын, аның исемендә нинди милек булуын, банк картасының номерларына кадәр белә ала. Белеп кенә калмыйча, шул ук онлайн банк кушымтасына, Дәүләт хезмәтләре порталындагы шәхси битенә кереп, кеше исеменә кредит ала яисә картасында бөтен булган акчасын салдырырга мөмкиннәр. Ник дигәндә, кайда гына керсә дә, кирәкле парольләр шушы кулга төшергән номерга килеп барачак, – дип кисәтәләр министрлыкта.
Юрист Роман Архипов сүзләренә караганда, иске номер аркасында мошенник корбаны булмас өчен, вакытында гади генә кагыйдәләрне үтәргә кирәк. Юрист кисәтә: Цитата:
«Элеккеге сим-картадан файдаланмый башлагансың икән, иң элек моңа кадәр ул беркетелгән барлык аккаунтлардагы телефон номерын үзгәртергә кирәк. Моның өчен күпфункцияле үзәккә һәм банкның үзенә барырга кирәк. Элеккеге номерны шул ук маркетплейстагы битегездән, азык-төлек китертү сайтларыннан да алып атарга онытмагыз. Телефон номерыгыз белән бергә аларга банк картагыз да беркетелгән булырга мөмкин».
Юрист сүзләренә караганда, иске сим-карталар гына түгел, куллану вакыты чыккан банк карталары да куркыныч тудыра. Яшерен-батырын түгел: банк картасының вакыты чыкса, аны ташлау ягын карыйбыз. Без кулланмагач, аннан башка беркем файдалана алмас кебек тоела. Белгечләр исә башка фикердә. Цитата:
«Иске банк картасын чүплеккә ыргытучылар башына нинди зур бәла алганын күз алдына да китерә алмый. Карта тышындагы магнитлы полоса, голограмма һәм саннар кешенең банктагы исәп-хисап счетына юл ача. Шуңа күрә иске банк картасы мошенникка эләксә, шушы мәгълүматлар аша ул кешенең исәп-хисап счетын да кулына төшерә ала. Шуңа күрә иске банк карталарын ташлар алдыннан башта кайчы белән вак кисәкләргә кискәләргә кирәк. Әлеге карта беркетелгән исәп-хисап счетыннан башка файдаланмасагыз, банкка барып, анысын да яптырырга кирәк».
Сүз уңаеннан, тагын шунысын да истә тотарга кирәк: картаның яраклылык вакыты чыгуга, ул автомат рәвештә ябылачак. Ә менә ул беркетелгән исәп-хисап сеты элеккечә үк ачык калачак. Кагыйдә буларак, счетка хезмәт күрсәткән өчен банк ай саен билгеле бер күләмдә акча алып бара. Шуңа күрә картаны япканда, ул беркетелгән исәп-хисап счетын да ябарга кирәк.
– Аннары банктан счетны ябуыгыз турында белешмә дә алырга онытмагыз. Юкса әлеге счет өчен ай саен тотылган комиссия акчасыннан сезнең өcтә шактый бурыч җыелып ятуы бар, – дип кисәтә юрист.
Рәсми саннардан күренгәнчә, бүген Россиядә яшәүче һәр ике кешенең берсе берьюлы ике яки аннан да күбрәк банк картасыннан куллана. Соңгы биш елда илдә азык-төлек алганда (74 процент), интернет-кибеттән әйбер сатып алганда (61 процент) карта белән генә түләүчеләр саны арткан. Россиядә яшәүче һәр биш кешенең берсе кредит түләү, «кара көн»гә акча туплау өчен дә банк карталарын куллана.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез