Иске Суркино авылында заманча ФАП төзиләр

Әлмәт районы Иске Суркино авылында яңа фельдшер-акушерлык пункты төзелеп килә. Эшләр төп-төгәл график буенча бара, ФАПны октябрьдә ачу күздә тотыла.
Төзелеш “Озын һәм актив гомер” илкүләм (милли) проектка керүче “Башлангыч медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын яңартып кору” федераль программасы кысасында алып барыла.

Модульле яңа ФАПның гомуми мәйданы – 78,5 кв м. Анда процедуралар бүлмәсе, прививка ясау, стерилизация, дарулар саклау бүлмәләре булдырылачак. Шулай ук заманча мебель белән тәэмин итү, тирә-юньне төзекләндерү каралган. Хәзер эчке бизәү, коммуникацияләргә тоташтыру эшләре алып барыла. План буенча, төзүчеләр барлык эшләрне күздә тотылганнан ике айга алданрак төгәлләячәк.

Иске Суркино авылы Әлмәт тирәсендә урнашкан. Биредә 1 меңнән артыграк кеше яши. Яңа пункт җирле халыкка медицина ярдәме күрсәтүне яхшырту мөмкинлеге бирәчәк.
Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Марат Айзатуллин белдергәнчә, быел Татарстанда илкүләм проект буенча 19 муниципалитетта 34 фельдшер-акушерлык пункты төзеләчәк.

Исегезгә төшерәбез: “Озын һәм актив гомер” илкүләм (милли) проекты 2030 елга уртача гомер озынлыгын 78 яшькә җиткерүгә юнәлдерелгән. Поликлиникалар, амбулатория, фельдшер-акушерлык пунктларын яңарту эше алып барыла. Аларга квалификациялерәк медицина хезмәткәрләре җәлеп ителә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре