Иске уенчыкларны туплаучы Людмила Блатт: «Тарихи кыйммәте булганнарын гына җыям»

Казанда яшәүче Людмила Блаттның өендә бизәлгән чыршылар гадәттә «тоткарланырга» ярата. Үзенә күрә сере дә бар. Алар – бәйрәм җәһәтеннән куелган гади «кунак» кына түгел, бәлки, чыршы уенчыкларының күп еллык тарихын үз эченә алган чын экспонатлар. Чыршыны бизәгән иң «өлкән» уенчык 1820 елгы. Димәк, инде моннан биш ел элек тупланган уенчыкларның ике гасырлык юбилее үтеп киткән дигән сүз. Чыршылар бизәлгән бу өй, артыграк булмаса, чын музейдан бер дә ким түгел. Хуҗа кеше башта безне мәңге яшел агачларга «кунаклаган» әкият дөньясына алып кереп китте.

 Инкыйлабка кадәр

Людмила Васильевнага мондый шөгыль әби-бабаларыннан күчә. Уенчыкларны кайчандыр Германиядә яшәгән ерак әбисе җыя башлый. Шуннан бирле иң кадерле мирас булып, буыннан-буынга күчә. Бу гаиләгә элек-электән төрле чит илләрдә яшәргә туры килә. Күченгән вакытта иң кадерле әйберләр булып, беренче чиратта нәкъ менә уенчыклар тартмаларга «кереп утыра».

Аш бүлмәсенә куелган «көмеш» чыршының тарихы бик борынгы, революциягә кадәрге дәверне үз эченә ала икән. Алар арасында Германиянең Дрезден шәһәрендә катыргыдан күләмле итеп эшләнгәннәре, Чехиядә җитештерелгәннәре күп. Гомумән, революциягә кадәр чыршы уенчыклары Россиягә нигездә Германиядән кайтарылган да инде. Россия империясендә чыршы бизәү 1880 нче елларда башлана. Баштарак кул астында нәрсә бар, шуны эләләр. Алар арасында чәчәкле-чуклы тукымалар, бизәнү әйберләре дә була. Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында әсирлеккә төшкән немецлар пыяладан савыт-саба ясаучы һөнәрчеләрне Яңа ел шарлары ясарга өйрәтәләр.

Совет чорында

– 1917 елда безнең илдә Чыршы бәйрәме үткәрү большевиклар тарафыннан тыела. 1930 нчы елларда гына Сталин бу гамәлгә рөхсәт бирә. СССР символикасына игътибар итү бәлки нәкъ менә шуның белән аңлатыладыр да. Совет чорында уенчыклар җитештерү бик зур күзәтү астында булган. Тәкъдимнәрне раслау өчен хәтта махсус сәнгать советлары эшләгән, – дип сөйли Людмила Васильевна. – Монысы өч дуңгыз баласы – Ниф-Ниф, Наф-Наф, Нуф-Нуф. Алар янында «Карнавал» сериясеннән Бүре, Кар бабай, Космонавт... Тулы комплект булыр өчен бары тик өч кенә фигура җитми. Ә менә монда Пушкин әкиятләре персонажлары. Заманында бөек рус язучысының һәр герое чыршы ботакларында үз урынын алган. Сез Сталинның циркка мөкиббән булганын беләсездер инде, мөгаен. Ул җитәкчелек иткән чорда нинди генә уенчыклар ясалмаган, бигрәк тә клоуннар, акробатлар, барабан кагучы куяннар... Гади лампочкадан ясалган уенчыклар да шул чорга карый.

Доктор Айболит, куян-тиеннәрне сугыш вакытында папье-машедан ясалган пистолетлар, танклар, самолетлар алыштыра. Ә кырлар патшасы кукуруз белән без Никита Хрущев җитәкчелек иткән чорга аяк басабыз. Күрәсезме, монда аларның ниндиләре генә юк! Гомумән, ул вакытта авыл хуҗалыгына игътибар нык була бит. Уенчыклар да шушы юнәлештә җитештерелә: җиләк-җимеш, яшелчәләрнең, йорт хайваннарының төрледән-төрлеләрен ясыйлар.

Ә 1960 нчы елларда союздаш республикаларның вәкилләрен сурәтләгән фигуралар бик популяр була. 25 чәч үреме булган үзбәк кызы, ленталар һәм такыялар белән бизәлгән украин кызы, милли баш киеме кигән грузин егете... Чыршы уенчыкларын кыстыргычлар белән эшләү дә шул чорда тәмамлана. Аларны элеп куя торган итеп ясыйлар. Кыскасы, тарих үзгәргән саен уенчыклар да үзгәреп тора.

Балачак

Бер бүлмәдә махсус ясалган шүрлекләр күз явын алырлык уенчыклар белән шыгрым тулы. Бу экспонатлар арасында милли киемнәргә төренгән курчаклар аерым урын алып тора. СССР составына кергән 15 союздаш республика вәкилләрен Людмила Васильевна төрле кешеләрдән, кибетләрдән, базарлардан берәмтекләп җыйган. «Көнчыгыш гүзәлләре» циклын туплый башларга кызы Япониядән алып кайткан курчак этәргеч булган.

– Коллекциядә татар кызлары искиткеч күп, – ди Людмила Васильевна. – Шулай ук Россия составында булган республикаларда яшәүче барлык милләт курчаклары да бар диярлек. Мин аларның бергә туплануын бик кирәкле гамәл дип саныйм. Мәсәлән, мордва, мари, чуаш киемнәре кигән курчаклар турында сөйләшү бигрәк тә балаларга милли тәрбия бирүнең иң үтемле чарасы булыр иде. Уен аша чынбарлыкны тасвирлау бит ул.

Коллекция хуҗасының балалар турында сүз башлавы юктан гына түгел.

– Пенсиягә чыккач та, берәр уңайлы бина табып, «Балачак» дигән музей төзергә хыялланам, – ди ул. – Монда шүрлеккә тезеп куелган экспонатларны карап йөрү турында гына сүз бармый. Бала музейга килгәч, һәр уенчыкны тотып карый, туйганчы рәхәтләнеп уйный алыр дип күздә тотыла. Алай гына түгел, алар үзләре уенчыклар ясарга өйрәнерләр, иҗат итәрләр дип уйлыйм.

Әлегә ял көннәрендә Людмила Васильевнаның өенә хезмәттәшләренең балалары «хуҗа» икән.

– Алар миңа бернинди мәшәкать тудырмый. Уенчыкларга күмелгән бүлмәнең келәмендә сәгатьләр буена онытылып уйныйлар. Ә мин аларга вакыт-вакыт курчаклар, җәнлекләр турында сөйлим. Бу – уен аша балалар тарих белән якыннанрак таныша, милләтпәрвәрлек хисләре тәрбияләнә дигән сүз. Чөнки мин уенчыкларның тарихи кыйммәте булганын гына җыярга тырышам.

Бу шөгылемә медицина күзлегеннән дә карыйм. Яраткан эшең булу, аның белән теләсә кайсы вакытта шөгыльләнә алу – тынычландыру чарасы ул. Вакытым булдымы, шушы уенчыкларым белән мәш киләм. Бер ишесен чыршыларга эләм, икенчеләрен саклауга куям. Бу – бик озак вакыт сарыф ителә торган вак эш. Ә балаларга килгәндә, мондый шөгыль психологик ярдәм буларак кирәк дип уйлыйм. Замана катлаулы, күп бала стрессларны кичерә алмый. Нәтиҗәдә сәламәтлекләре начарая. Вакытлыча гына булса да гаджетлардан арынып тора алсалар, онытылып уйнасалар, яхшы булыр иде. Өлкәннәр арасында да кызыксынучылар юк түгел. Моннан берничә ел элек университетның филология факультетында укучы бер егет уенчыкларның балаларны тәрбияләүдәге роле турында диплом эше язган иде. Коллекциянең бер өлешеннән «Казан Кремле» музеенда күргәзмә дә оештырды. Үзем дә тик тормыйм: бу өлкәдәге белгечләр белән бергәләп китаплар, каталоглар әзерлибез. Төрле уенчыклар төшерелгән открыткалардан берничә альбом төзедем.

Минем өемдә һәр яңа туган көн Яңа ел бәйрәме кебек. «Балачак» та шуннан башланырга тиеш дип уйлыйм. Чөнки нәкъ менә чыршы әйләнәсендә, аны бизәгәндә, бүләкләр алганда бала әти-әнисе, әби-бабайлары, туганнары белән якыннанрак аралаша, алар арасындагы мөнәсәбәт тә җылырак була. Бала һәрвакытта әйләнә-тирә дөньясында үзен яратуларын, кирәклеген тоеп яшәргә тиеш. Яшерен-батырын түгел, без үзебез дә нәкъ шушы бәйрәмдә, ишекләрне киң итеп ачып куеп, балачак дөньясына аяк атлыйбыз бит.

Тарих битләреннән

1937 елда Коммунистлар партиясе Үзәк комитеты Политбюро әгъзалары портретлары төшерелгән кечкенә шарлар, Маркс, Энгельс, Ленин һәм Сталин портретлары төшерелгән зур шарлар җитештерелә. Бу шарларның ватылуын хәтта күз алдына китерү дә коточкыч була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре