Искедән ис китми. Автомобиль базарын ни көтә?

Бер яңага – биш иске. Гаҗәп түгел, илдә яшәүчеләр арасында кулда булган машинага өстенлек бирүчеләр саны арткан. Бу елның гыйнвар–март айларында автосалонда сатылган һәрбер яңа автомобильгә кулдан алынган биш машина туры килгән. Чагыштыру өчен былтыр гына да әлеге нисбәт бергә дүртне тәшкил иткән. Шул ук вакытта, автомобиль базарында сату-алулар саны кими. Рульдә йөрүчеләр ник искене сайлый? Автомобиль базарын ни көтә? «ВТ» хәбәрчесе әнә шул сорауларга җавап эзләде.

Ай саен – 32 мең сум

Ринат Мортазин иске «Шевроле Круз»дан яңа «Омода С5»кә күчеп утырган.

– Бәясе ике миллион сумга кадәр булган машиналар арасында сайландым. Сатудагы иске автомобильләрне дә күп карадым. Тик кредит рәсмиләштергән очракта, Кытайныкы булса да, бу бәягә яңа машина сатып алу отышлырак дип уйладым. Чөнки аңа процент ставкасы түбәнрәк. Банк кулда булган машинага кредитны 29 процент белән бирсә, яңа машинага – 18 процент. Мине шул җәлеп итте. 1,9 миллион сумлык «иномарка» өчен җиде ел буе ай саен 32 мең сум акча түлисе, – дип сөйләде ул.

«Автостат» мәгълүматларына караганда, 2025 елның беренче өч аенда Татарстанда 10,9 мең яңа машина сатылган. Узган елның шушы ук чоры белән чагыштырганда, бу 1,5 тапкыр кимрәк. «Автомобиль базарында сату-алулар саны кими», – дип белдергән «Автостат» белгечләре. Әйтүләренә караганда, ковид чорында да күрсәткечләр 14,9 меңнән төшмәгән. Хәер, ил күләмендә дә шул ук хәл. Бу елның гыйнвар–март айларында Россиядә 246,9 мең (узган елның шушы ук чорына караганда 25,3 процента кимрәк) яңа машина сатылган.

 

2025 елның гыйнвар–март айларында иң күп сатылган машина маркалары

Vesta
Lada Granta
Kia Rio
Ford Focus

«СберАвто» мәгълүматлары

 Иске яңадан саклый

Аның каравы искесенә өстенлек бирүчеләр саны арткан. 2025 елның гыйнвар–март айларында автосалонда сатылган һәр яңа автомобильгә кулдан алынган биш машина туры килгән. Чагыштыру өчен, былтыр гына әлеге нисбәт – бергә дүртне (ел буена 1,6 миллион яңа машина сатылган), ә 2012 елда бергә икене (ул елны рекорд күләмдә, ягъни 3 миллионга якын автомобиль сатылган) тәшкил иткән.

– Халыкның яңа машина сатып алырга акчасы җитми, – ди икътисад белгече Илдус Сафиуллин. – 2020 елдан бирле генә дә илдә яңа автомобильләрнең уртача бәясе ике тапкыр кыйммәтләнде. Моннан биш ел элек әлеге күрсәткеч 1,5 миллион сум тәшкил итсә, хәзер – якынча 3 миллион сум. Ярты фатир бәясе бит бу! Аңлашыла ки, хезмәт хаклары бу кадәр артмады. Шуңа күрә күз кулда булган машинага төшә.

Илдус Сафиуллин сүзләренә караганда, бәяләр үсешенә төп ставканың күтәрелүе, кредит бирү һәм заем алучыларга таләпләрне катгыйлаштыру, утильләштерү җыемының артуы кебек сәбәпләр тәэсир итте. «Соңгысы, мәсәлән, 2023 елдан иномарка бәяләренең сизелерлек кыйммәтләнүенә китерде. Гади тел белән әйткәндә, бу – машинаны ил чигенә алып кергәч тә, бер тапкыр түләнә торган акча. Ул дәүләт казнасына китә һәм киләчәктә автомобильне юкка чыгару өчен тотылачак дип фаразлана. Үзенә күрә бер салым, кыскасы. Сатучы бу чыгымны автомобиль бәясенә өсти, әлбәттә. Утильләштерү җыемы 2030 елга кадәр артачак. Узган ел ахырында двигателе 1 литрдан алып 2 литрга кадәр тәшкил иткән иномарка өчен утильләштерү җыемы 306 мең сум булса, быел ул – 667 мең сум», – ди белгеч.

Статистика мәгълүматларына караганда, бүген рульдәгеләр машинаны уртача 7,5 ел саен алмаштыра. Ә автомобильләрнең уртача «яше» 15,5 ел тәшкил итә. Быел автомобиль паркында 10 «яшь»тән өлкәнрәк машиналар саны 67,7 процентка җиткән. Бу – соңгы 13 елда иң зур күрсәткеч.

«Кичә кирәк иде»

Машиналар сату белән шөгыльләнүче Зөлфәт Галимов әйтүенчә, бүген автомобиль базарында яңа «тимер ат»лар да, искеләре дә җитәрлек.

– Һәркем үз мөмкинлекләреннән чыгып сайлый. Әйтергә кирәк, күпчелек яңа автомобильгә кызыгып килә. Яңа – яңа инде ул, диләр. Болай фикер йөртү дөрес тә. Ләкин кесәдәге акча, айлык түләү кебек сәбәпләрне исәпкә алып, «пробеглы» машинага утырып кайтып китүчеләр күбрәк, – ди ул. – Без исә, кирәк дисәләр, машинаны чит илдән дә алып кайтып бирә алабыз. Тагын бер кат искәртәм: бүген машина сайлауга бәйле кыенлык юк. Дөрес, 1 майдан читтән автомобиль кертүгә бәйле законнар тагын үзгәрәчәк, диләр. Безне бу хакта кисәтеп куйдылар инде. Вазгыять нинди якка үзгәрер, үзебез дә көтәбез.

Ничек кенә булмасын, бәяләр төшкәнне көтәргә кирәкми. Зөлфәт Галимов шул фикердә. «Бер күтәрелгән бәяләр төшмәс инде ул. Дөрес, автосалоннар кеше аз булып, сату кимегән чорда халыкны төрле акцияләр белән кызыктырырга  тырыша. Гадәттә, бу ел башында була. Яңа елга аяк баскач та, кесәдәге акчаны артык әрәм-шәрәм итмичә саграк тотарга тырышабыз бит. Тик ул вакытта да бәяләр төшми, ә өстәмә хезмәтләргә ташлама, кышкы резина кебек бүләкләр тәкъдим итәләр. Бәяләр үсешен йөгәнләп булмый. Бер  генә мисал: бу атнада сатып алучы белән 1,85 миллион сумлык машина карый башладык. Без документларны рәсмиләштереп бетергәнче, аның бәясе 1,9 миллион сумга күтәрелде дә куйды. Әгәр уегызда бар икән, машина сатып алу эшен кичектерүдән файда юк. Алай гына да түгел, моны бүген түгел, кичә эшләргә кирәк иде», – дип киңәш итә машина сатучы.

Илдә яшәүчеләр арасында үткәрелгән соңгы сораштырудан күренгәнчә, россиялеләрнең 36 проценты быел машинасын яңартырга ниятли. Шул исәптән респондентларның 20 проценты диярлек кулда булган автомобильгә дә риза булуын әйткән.

Сан

Бу елның гыйнвар–март айларында илдә яшәүчеләр яңа машина сатып алуга 732 миллиард сум акча тоткан. Узган елның шушы ук чорында әлеге күрсәткеч 1,045 триллион сум тәшкил иткән.

Фикер

Фәнис Хөсәенов, Татарстан Иҗтимагый палатасының финанс һәм икътисад мәсьәләләре буенча белгече:

– Машина бәяләре кыйммәтләнү 2022 елның февралендә, чит илләр безгә каршы санкцияләр керткәч башланды. Бу бигрәк тә автомобиль сәнәгатендә үзен нык сиздерде. Россия базарыннан машина җыю белән шөгыльләнүче «Мерседес», «Тойота», «Хундай» кебек зур компанияләр китте. Нәтиҗәдә «иномарка»ларны чит илдән генә кертә башладылар. Логистика чыгымнары өстәлгәч, автомобильләрнең бәяләре артты. Моңа утильләштерү җыемын да өстәргә кирәк. Җитмәсә, доллар да гел «уйнап» тора. Ахыр чиктә, чит илдән безгә кайтып җиткәнче, «иномарка»ның бәясе 2–2,5 тапкыр кыйммәтләнә. Шунысы да бар: бүген машинаны кулдагы акчага сатып алучылар аз. Күпчелек кредит рәсмиләштерә. Ә банклар акчаны бурычка бик зур процент белән бирә. Шуңа күрә автокредит бәясе машина бәясеннән дә артып китәргә мөмкин. Якын арада автомобиль сатып алырга телисез икән, беренчел кертем итеп аның 50 процентыннан да ким булмаган өлешен түләргә киңәш итәм. Башта җитәрлек күләмдә акча җыегыз, ә аннары яңа машина турында уйлансагыз да була.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

автор

Көн хәбәре