Россиядә яшәүче һәр биш кешенең берсе өйдә иске-москы тотмый. Һәр җиде кешенең берсе исә искергән әйберне ташларга кызгана, бер кирәге чыгар дип еллар буе җыеп ята икән. SuperJob порталы уздырган сораштыру нәтиҗәләре шул хакта сөйли. Искедән арына алмаучы респондентларның күбесе иске киемне ташларга кызгана икән. Респодентларның 12 проценты ниндидер хатирәләргә бәйле әйберләрне, 7 проценты иске көнкүреш җиһазын, 2 проценты бала әйберләрен җыеп баруын әйткән. Ә сез искергән әйберләрне кая куясыз?
Зөлфия ШАКИРОВА, Татарстанның халык артисты:
– Кайчагында әйберне ташламыйча йөрим дә ниндидер бер мәлдә кисәк кенә чыгарам да ыргытам. Без бит – юклык чорында үскән балалар. Безне кечкенәдән, кирәкмәгән балтаның да бер кирәге чыга, дип өйрәттеләр. Яңа кием алгач, шкафтагыларын бер кат барлап чыгып, ташлыйсын ташлап, кешегә бирәсен кешегә биреп, бушатып алам. Савыт-сабаның артканы юк. Аларның барысын да тотам. Тотылмыйча тузан җыеп яткан савыт-саба гөнаһ җыеп тора, диләр бит.
Алмаз хәзрәт Мөхлисов, Лаеш шәһәрендәге «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы:
– Мин үзем иске әйберне ташларга яратмыйм. Кирәге чыгар әле, дим дә җыеп куям. Аның гадәттә кирәге дә чыкмый инде, урын алып кына тора. Әмма ташларга да кул бармый. Динебез әйберне исраф итүгә каршы. Әйбер сиңа кирәк түгел икән, аны мохтаҗларга таратсак, яхшырак була. Бәлки кемгәдер ул нәрсә бик кирәктер. Бүген Казанда да иске кием, иске әйбер җыя торган махсус урыннар да бар. Үзебезгә кирәкмәгән әйберне берәрсенә биреп шатландырсак, безгә дә, аңа да савап була.
Рузилә Мөхәммәтова, лаеклы ялдагы фельдшер (Саба районы, Кече Шыңар авылы):
– Төрле чак була. Кайбер әйберне искерүгә ташлыйм, кайберләрен кирәге чыгар, дип җыеп та куям. Аның күп тә үтми кирәге дә чыгып куя тагын. Әле ярый ташламаганмын дип сөенәм инде ул чакта. Бакчада бәрәңге пешерә торган мич бар. Иске киемнәрне шунда алып чыгып яндырам. Яңарак киемнәрне кешеләргә дә өләшәм. Күп кием бит тузмыйча искерә. Элек шул өч-дүрт бөртек кием генә булгач, ахыргача киеп туздыра идек. Хәзер киемнәр андый сыйфатлы түгел, яңартып торыр өчен дә сайлау мөмкинлеге зур бит. Авыл җирендә иске киемнең артыгы юк инде ул. Нәрсә эшләсәң дә, чүпрәк урынына тотарга менә дигән.
Регина Ахунова, психолог:
– Минем теге яки бу әйбернең чүп чиләгенә эләгүе аның тормышымдагы кайсы чорда алынганлыгына бәйле. Авыр чакларымда, авырганда киелгән киемне кия дә, ул чакта кулланылган савыт-саба яки башка әйберне куллана да алыйм. Аларны көнендә үк чүп чиләгенә ыргытам. Яңа булса да, кыйммәт торган булса да, берсенә дә карамыйм. Менә шундый сәер гадәтем бар. Адәм баласы кешегә генә түгел, янәшәдәге әйберләргә дә бик тиз ияләшә, берегә. Кайчак бу бәйлелек артык көчле була. Шуңа күрә кеше еш кына инде тишелеп, уңып, эштән чыгып беткән кием-салым, челтәр, савыт-саба ише кебек гади генә әйберләрдән дә котыла алмыйча тилмерә. Психология ягыннан карасак, моның берничә сәбәбе булырга мөмкин. Беренчедән, кеше бер әйберне дә әрәм итәргә ярамый, дигән кагыйдәне канга сеңдереп үскән яки балачакта мохтаҗлык күргән булырга мөмкин. Якын кешесе бүләк иткән әйберне хәтта ватылгач та аның төсе итеп саклаучы кешеләрне беләм. Кайберәүләр иске әйбердән аны бүләк иткән кеше алдында үзен гаепле санаганга арына алмый. Ничек кенә булмасан, иске әйбер белән вакытында хушлаша белергә кирәк. Искедән котылмыйча, тормышыңа яңа әйбер килми. Бу инде күптән расланган. Кеше, иске әйберне ташлап, иске энергиядән дә котыла. Чөнки безнең әйләнә-тирәбездәге һәр әйбернең үз энергетикасы бар.
Зөлфия Вәлиева, хисапчы (Казан):
– Без өч кыз үстек. Мин – иң олысы. Миннән калган киемне бер-бер артлы ике сеңлем кием үсте. Шуңа һәр әйберне сакларга, чиста-пөхтә йөрергә тырыша идем. Әле дә шулай. Иске киемнәрне ташламыйм, җыеп барам да авылга кайтарам. Сеңелләрем бакчада, абзарда эшләгәндә булса да кияр, дим. Алар да гомер бу гадәттән арына алмады. Шуңа бездә иске әйберне ташлау, ниндидер чит кешегә тарату дигән әйбер юк. Ә менә безнең балалар бөтенләй башка. Нәкъ киресе. Киемнең дә, йорт җиһазының да яңасы, яхшысы кирәк аларга. Бер-ике елдан инде болар алар өчен иске әйбер санала. Миңа исә әйберне ташлау акчаны исраф итү булып тоела. Аптыраган иде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез