"Искитмәле нәтиҗәләр көтмәскә": Путин АКШ президентының махсус вәкиле белән очрашачак

АКШ Президентының махсус вәкиле Стиф Уиткофф Мәскәүдә Россия Президенты Владимир Путин белән очрашачак. Бу хакта Кремльнең рәсми вәкиле Дмитрий Песков белдерде, дип хәбәр итә ТАСС.

Аның әйтүенчә, Путин һәм Уиткофф Украина конфликтын җайга салу мәсьәләсен караячак. Россия позициясен АКШ Президенты Дональд Трампка җиткерү өчен әйбәт мөмкинлек булачак бу, дип билгеләп үткән Песков.

Россия Президенты матбугат секретаре шулай ук очрашуның күпме вакыт дәвам итәчәге турында сорауга җавап биргән. “Бер, ике, өч-дүрт сәгать”. Президент Путинга күпме кирәк, шуның кадәр”, – дип басым ясап әйкән ул. Шул ук вакытта Песков Уиткофф визиты йомгаклары буенча “искитмәле нәтиҗәләр” көтмәскә чакырган.

Америка дипломаты бүген Мәскәүгә килгән. Массакүләм мәгълүмат чаралары язганча, Трампның махсус илчесенең Россия ягы белән очрашулары АКШ Президентының Украина мәсьәләсе буенча тынычлыкка ирешү омтылышына бәйле. Шул ук вакытта, кайбер басмалар хәбәр иткәнчә, ай ахырына кадәр тынычлык турында килешүгә ирешелмәсә, Трамп Россиягә каршы өстәмә санкцияләр кертергә мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре