Ислам динендә сәнгатькә урын бармы?

Театрга йөрергә ярамый, телевизор карау тыелган. Музыка тыңлау – гомумән, хәрам эш. Мондый фикерләрне еш ишетергә туры килә. Бу чыннан да шулаймы? Динебез сәнгать белән дус түгелме? Лаештагы «Ак мәчет «Зәйнәб» имам-хатыйбы Алмаз хәзрәт әлеге сорауларга ачыклык кертте.

– Хәзрәт, ислам динендә музыкага бәйле тыюлар бармы?

– Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) бер хәдисендә: «Күңел ачыгыз, уйнагыз, динегездә кырыслык күрүне сөймимен», – диелгән. Әгәр дә туй мәҗлесләрендә хәрам эчемлек һәм ризыклар кулланылмаса, туйга килгән хатын-кызлар гаурәт урыннарын каплап, яулык бәйләп килгән булсалар һәм шул туйда күңелне изге гамәлләр кылырга дәртләндерә торган моңлы музыка һәм җырлар башкарылса, бу гөнаһ түгел. Әмма дөнья тормышында уен-көлкеләр аштагы тоз кебек булырга тиеш. Аш тозсыз булса да, шыр тоз булса да ашап булмый. Шуның өчен музыка, җыр тыңлау рөхсәт ителгән, дип, көннәр буе тыңлап утыру вакытны исраф итү була. Ә исраф – олы гөнаһ.

– Ә биюгә бәйле чикләүләр бармы?

– Әгәр биюдә ир-ат һәм хатын-кызлар бергә булса, бу, әлбәттә, кайбер кануни каршылыкларга китерергә мөмкин. Әгәр ир-ат һәм хатын-кызлар аерым биесә, аларның гаурәтләре капланган булса, бию белән башкарыла торган көй матур һәм мәгънәле булса, зыян юк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) заманында шулай ук милли биюне хәтерләткән биюләр башкарылган.

– Рәсем сәнгатенә килсәк, исламда кеше һәм хайваннар рәсемен сурәтләү тыелган. Сәбәбе нидә?

– Табыну нияте белән ясалмаган сурәттә гөнаһ юк. Шулай да өйдәге кеше сурәтен-сыннарны беркем күрми торган урынга җыеп кую хәерлерәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Сыннар, сурәтләр булган җиргә фәрештәләр кермәс», – дигән.

– Ә табигатьне ясау тыелмаганмы?

– Җансыз нәрсәләрне сурәтләргә мөмкин. Мәсәлән, табигатьнең матурлыгын, урман-таулар, елга-диңгезләрне ясарга була. Пейзаж, манзара рөхсәт ителә.

– Мөселман кешегә театрда эшләргә, кинода төшәргә ярыймы?

– Актер – шәрәфне ала торган һөнәрләр исемлегендә. Әлеге эшләрдә алдау, җитди булмау, икенче кешегә охшау бар. Бу исә кешене туры юлдан тайпылдырырга мөмкин. Син башкарган роль Аллаһы Тәгалә тыйган юлга чакырмаска тиеш.

– Телевизор карауны да хәрам дип санаучылар бар икән...

– Бүген көн-төн телевизор карау, компьютерда уеннар уйнап утыру файдага түгел. Акылга җиңеләючеләр, үз-үзенә кул салучыларның саны көннән-көн арта бару – моның ачык дәлиле. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: «Биш әйбернең кадерен белеп калыгыз, аларны икенче биш әйбер алыштырганчы: яшьлекнең – картлык килгәнче, сәламәтлекнең – төрле авыру, чирләр килгәнче, байлыкның – фәкыйрьлек ирешкәнче, буш вакытның, хәятнең – үлем килгәнче».

«Бер дини сүз кулланып кына, җырга мәгънә кермәс»

Җыр сәнгате халык арасында аеруча күп сораулар уята. Җырчылар да искәрмә түгел. Җыр мәгънәле булса, аны тыңлау гөнаһ түгел, ди алар. Бу темага «Гаилә» мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт ХӘЙРУЛЛИНның – үз фикере.

– Рөстәм хәзрәт, ислам динендә музыка тыңлау рөхсәт ителәме? Күп кенә кешеләр намазга баскач, концертка йөрми, музыка тыңламый башлый.

– Музыка бит төрле була. Күңелдә шәһвәт, агрессия уята, нәфесне арттыра яисә күңел төшенкелегенә китерә торганнарын тыңларга ярамый. Көе, сүзләре Аллаһка, пәйгамбәребезгә (с.г.в), ата-анага, Ватанга мәхәббәт хисләре уята, рухи яктан баета торган җырлардан зарар булмас, иншаллаһ. Пәйгамбәребез (с.г.в.) дөңгер (бубен) кебек уен коралларында уйнап, күңел ачуны тыймаган. Ләкин һәрнәрсәдә чаманы белү кирәк.

– Чын мөселман җырчы була аламы?

– Җырчы була ала, әлбәттә. Элек бик популяр булган мөнәҗәт, бәет әйтүчеләрне җырчы дибез. Дөньяда танылган күп кенә Коръән-хафизлар шулай ук матур итеп нәшидләр башкара. Нәшид – музыка уен коралларын кулланмыйча гына башкарыла торган мөселман җыры. Бернинди уен коралсыз, фәкать үз тавышың белән. Тирән мәгънәле, әдәпле җырлар башкаруның зыяны юк.

– Хәзер дога һәм вәгазьләрне интернет аша тыңлау мөмкинлеге бар. Дини язмалар да күбрәк матур көйгә салына хәзер. Аларны тыңлау дөресме?

– Әгәр дә алар алдарак әйтеп кителгән музыка уен кораллары кулланылган көйгә салынса, аларны тыңлау дөрес булмас. Хәзер вәгазь сөйләү, азан әйтү кебек матур бәйгеләр дә оештырыла. Мөселман халкы – моңлы халык. Интернет киңлегендә фәкать тере тавыш кына яздырылган язмалар да күп, шуларны тыңласак иде.

– «Хәзрәтләр көне буе вәгазь белән сүрәләр генә тыңлап йөриме, әллә машинада барганда радионы кабызып, гади җырлар да тыңлыймы икән?» – дип кызыксына бер укучыбыз.

– Шәхсән үзем турында җавап бирә алам. Машинада барганда, хәбәри радио каналларын кабызам, Казанда андыйлар җитәрлек. Дөньяда, республикада, Казаныбызда булган хәлләр белән кызыксынам. Әлбәттә, безнең Татарстаныбызда FМ дулкынында чын мөселман радиосы юк. Бу бик кызганыч. Дин турында күбрәк сөйләшү алып барылган, матур һәм әдәпле җырлар куелган чын дини радио җитми. «Китап», «Тәртип» радиосында күбрәк элеккеге җырларны яңгыраталар анысы. Ә иске җырларны тыңлаганда, уен коралларының тавышы ишетелми. Элекке җырчыларның үз тавышлары көйне баса, ә хәзергеләре, тавышы әзрәк ишетелсен дип, фәкать музыка белән генә эш итә. Кайсы җырны алма, «бум-бум» дип бәреп тора.

– Сез никах мәҗлесләрендә еш буласыз, игътибар иткәнегез бардыр: күпләр хәзер никахка да тамада чакырта. Бәйрәмдә кычкырып җырлап утыру, гомумән, мәхәббәт, ярату турында җырлау рөхсәт ителәме? Әллә никахтан соң җыр тыңларга ярамый дигән нәрсә юкмы?

– Хәзер никах мәҗлесләре тулы үзгәреш кичерде. Элеккечә авылларда кыз өендә үткәрелә торган бу йола мәчеткә түгел, ресторан-кафеларга күчеп бара. Билгеле ки, анда җырчы, алып баручылар да чакырулы. Андый чакта мин никахны укыгач, гафу үтенеп, тизрәк китү ягын карыйм, чөнки анда дискотека башлана. Ул – дөньяви һәм рөхсәт ителми торган әйбер. Дөрес, кайбер хәзрәтләр үзләре үк никах мәҗлесен алып бара. Тамадалар арасында да «хәләл»ләре бар. Бу – аракысыз мәҗлес дигән сүз генә түгел, монда сүзләр дә, гамәлләр дә, көйләр дә – барысы да шәригатебез кануннарына туры килергә тиеш.

– Олы буын җырчылары, кызганыч, кими бара. Алар белән бергә туган як, гаилә, милләт, динебез турындагы җырлар да юкка чыга. Ничек уйлыйсыз, ни өчен яшь җырчылар репертуарындагы җырларда тирән мәгънә юк икән? Барысы да бер калыпка салынган, рифмага туры килгән сүзтезмәләр кебек.

– Без моны сизәбез, ишетәбез, аңлыйбыз. Яхшы җырчылар да очрамый түгел. Танылган җырчыларыбыз арасында да «машаллаһ», «иншаллаһ» дип җырлаучылар бар. Дөрес, бер дини сүз кулланып кына, җырга мәгънә кермәс. Бу сорауны шигырь язучыларга юллар идем. Ни өчен җыр сүзләренә тирән мәгънә салып булмый икән? Бу – бик начар күренеш. Бәлки аларны мәчетләргә җыеп, бу темага фикер алышу кирәктер.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре