Газетага язылу

Иснәү дә куркыныч: тәмәке тарту яман шешнең күп төрен китереп чыгарырга мөмкин

 

Тәмәке тарту яман шешнең 20 төрен китереп чыгарырга мөмкин. Аерым алганда, үпкә яман шешенең 80–90 проценты нәкъ менә тәмәке тарту аркасында килеп чыга. Тәмәке тартучылар янында сөрем исе иснәп яшәгән кешеләрдә исә яман шеш килеп чыгу куркынычы 30 процентка арта. Бөтендөнья тәмәке тартуга каршы көрәш көне уңаеннан оештырылган матбугат очрашуында Республика клиник онкология диспансерының табиб-онкологы Артур Сәйфуллин шундый саннар җиткерде.

Белгечләр кисәтә: дөнья күләмендә теркәлгән үлем-китем очракларының 15 проценты тәмәке тарту аркасында килеп чыга. Бүген Республика клиник наркология диспансерында һәм аның филиалларында тәмәке тартуны ташларга теләүчеләргә ярдәм күрсәтү өчен махсус кабинетлар эшли. Анда елына 700 ләп кеше мөрәҗәгать итә. Шуларның 40 проценты – балигъ булмаганнар. Араларында вейп тартучылар да шактый, ди белгечләр. Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының баш психиатр-наркологы Резеда Хәева сүзләренә караганда, республика халкының 14,4 проценты никотин куллана.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре