«Җитештерүчәнлек 360» форумына бөтен Россиядән 1,5 меңнән артык кеше җыелачак

 20–21 июльдә Бәшир Рәмиев исемендәге ИТ-паркта  «Җитештерүчәнлек 360» V федераль форумы узачак. Алдынгы компанияләр идарәчеләре һәм белгечләр хезмәт җитештерүчәнлеген арттыру хакында фикер алышачаклар. Чарада катнашу өчен 1,5 меңнән артык гариза килгән. Бу хакта матбугат очрашуында Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры урынбасары Родион Карпов әйтте.  

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» илкүләм проекты республикада инде бишенче ел гамәлгә ашырыла. Ә быел Татарстан әлеге проектны гамәлгә ашыру буенча лидер төбәк дип танылды.

«Хезмәт җитештерүчәнлеге» проектын гамәлгә ашыруга Россиянең 85 субъекты җәлеп ителгән. Илнең барлык төбәкләреннән дә кунаклар көтелә. Бу – хезмәт җитештерүчәнлеген арттыруда зур тәҗрибәсе булган компанияләр. Форумнан республикабыз өчен генә түгел, бөтен ил өчен дә әһәмиятле нәтиҗәләр көтәбез, – дип сөйләде Родион Карпов.

Ел саен форумда актуаль трендлар карала.Быелгысында булган ресурсларны кулланып, нәтиҗәлелекне арттыру, үзгәреп торган шартларны исәпкә алып предприятие үсешенә юнәлтү турында фикерләшәчәкләр. Беренче көнне «Сакчыл технологияләр – икътисадый тренд» темасына пленар утырыш, «түгәрәк өстәл»ләр, дискуссияләр,бүләкләү тантанасы булачак. Шулай ук машина төзелешенең киләчәге, икътисадның төрле тармаклары өчен цифрлы чишелешләр, кадрлар әзерләү кебек темаларга панель сессияләр узачак.Икенче көнне республиканың эре предприятиеләренә экскурсияләр оештырылачак.Анда җитештерүне оптимальләштерүнең иң яхшы тәҗрибәләре турында сөйләячәкләр.

Бүген республиканың 226 предприятиесе сакчыл технологияләр кулланып эш итә. 4 мең хезмәткәр шушы юнәлешне үзләштергән.

– Без инде өченче ел сакчыл җитештерү кораллары белән эш итәбез. Тик әле һаман да аларны җитештерүче өчен азрак чыгымлы итү өстендә эшлибез, – ди Республиканың энергия ресурсларының нәтиҗәле технологияләре үзәге директоры Марат Әхмәров.

«Җитештерүчәнлек 360» федераль форумыкатнашучыларының цифрлы ярдәмчеләре дә булачак. Роботлар онлайн әңгәмәләр үткәрергә, кадрлар бүлегенә кандидатларны тиз арада сайлап алырга булышачак.

– Форумда катнашучыларга 1 меңгә якын цифрлы хезмәткәр ярдәм итәчәк. Бу функциягә предприятиеләрдә дә ихтыяҗ зур. Чарага бер мең кеше килсә, ике мең кеше китәчәк, – диде, уенын-чынын бергә кушып, «Цифрлы җитештерүчәнлек технологияләре» оешмасының стратегия буенча директоры Иван Костин.  

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре