Татарстанда пилотсыз авиация системалары өлкәсе буенча фәнни-җитештерү үзәге булдырырга җыеналар. Һәр тармакта яңа фәнни-технологик үсеш институтлары барлыкка киләчәк. Студентлар арасында аспирантурага керүчеләр арткан. Бу хакта Татарстан Фәннәр академиясенең узып баручы ел йомгаклары утырышында хәбәр иттеләр. Фәнни-технологик үсеш елы нәрсәсе белән истә калачак?
– Татарстанда тәмамланып килә торган Фәнни-технологик үсеш елы киләчәктәге зур эшкә нигез салды. Бу ел үткәндә кала дигән сүз түгел. Республиканың фәнни-мәгариф комплексы үсешнең яңа этабына чыга. Без әле юлның башында гына, – диде Татарстан Рәисе Администрациясе җитәкчесе Әсгат Сәфәров утырышта.
Быел республикада фәннең төрле юнәлешләренә кагылган 130 чара узган. Шул ук вакытта алдынгы мәгариф инфраструктурасы объектлары эше дәвам иттерелә, шул исәптән дөньякүләм дәрәҗәдә дә.
Татарстан Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов быелның төп вакыйгасы дип Фәнни-технологик үсеш стратегиясенең яңа басмасы раслануны телгә алды.
– Шуның нигезендә һәр тармакта яңа фәнни-технологик үсеш институты һәм районнарны фәнни-технологик үстерү программасы барлыкка килергә тиеш. Моннан тыш, ил Президенты бу өлкәнең җиде өстенлекле юнәлешен билгеләде. Безгә илебезнең технологик лидерлыгы өчен яңа карарлар эшләргә фәнни мәктәпләрнең урыннарын билгеләргә кирәк булачак, – диде Рифкать Миңнеханов.
Моннан тыш, быел гуманитар юнәлешкә дә аерым игътибар бирелде. Ягъни социомәдәни тиңдәшлекне ныгыту һәм җәмгыятьнең белем дәрәҗәсен күтәрү. Бу юнәлештә Татарстан Фәннәр академиясе яңа карарлар эшләргә тиеш, дип ассызыклады ул.
Рифкать Миңнеханов быел республикада Татарстанда 2030 елга исәпләнгән фәнни-популяр туризм концепциясе эшләнүен дә әйтте. Хәзерге вакытта анда 16 объект кертелсә, тагын 63 е урын алачак. Бүген КФУ, Казан илкүләм тикшеренүләр техник университеты (КАИ), Иннополис университеты һәм Бәшир Рәмиев исемендәге IT парк базасында Татарстанда фәнни-популяр туризмның биш маршруты эшләнеп гамәлгә кертелгән.
Татарстан Фәннәр академиясенең барлык вице-президентлары үз юнәлешләре буенча хисап тотты, яңалыклар белән таныштырды. Әйтик, Ләйсән Әбҗәлилова пилотсыз авиация системалары өлкәсендә фәнни-җитештерү үзәген булдыру өчен федераль үзәккә гариза җибәрелүен хәбәр итте. Моннан тыш, быел белгечләр тарафыннан Татарстанда БПЛА һәм аддитив технологияләр буенча ике республика программасы эшләнгән. Болар фән үсешенә һәм икътисадның төп проблемаларын хәл итүгә юнәлдереләчәк.
Вице-президент Айнур Тимерханов сөенечле хәбәр җиткерде. Студентлар арасында аспирантурага керергә теләүчеләр арткан. Бу бигрәк тә тарих, икътисад юнәлешендә күзәтелгән.
Сүз уңаеннан, академиядә барлыгы 11 исемле премиянең күләмен 5 тапкыр арттырганнар. Хәзер ул 500 мең сумны тәшкил итә. Студентлар, магистр һәм аспирантларның стипендия күләме 2,6 тапкыр артып, 6 мең сумга җиткән.
Татар телен үстерү юнәлеше турында Академия вице-президенты Айрат Хасьянов сөйләде. Әйтик, яшьләрне фәнгә һәм тикшеренүләргә җәлеп итү өчен күренекле галим Рәис Бохараев истәлегенә ел саен «Татаr. Бу Хакатон» чарасы уздырыла. Ә татар теле өчен беренче сөйләм сервисы булган «TatSoft»ны кулланучылар сафына тагын 34 илдә яшәүчеләр кушылган. Татар телен интернетта киңрәк тарату ниятеннән Татарстан Фәннәр академиясе «Яндекс» компаниясе белән хезмәттәшлек турында килешү төзегән.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез