Газетага язылу

Юл бүлешү: Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачылды

Сак булыгыз: электр самокаты килә. Бу атнада Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачылды. Димәк юлда ике тәгәрмәчле «тимер ат»лар тагын да артачак. Аларның кеше арасыннан тыз-быз чабып йөрүеннән канәгать булмаучы җәяүлеләр дә. Соңгыларының куркынычсызлыгын искә алып, Чаллыда инде берничә ел рәттән, шул исәптән быел да электр самокатларын прокатка бирмиләр. Юлга чыкканда нәрсәне истә тотарга?

Юл бүлешү: Казанда электр самокатлары прокаты сезоны ачылды

Уңайлы, рәхәт, тиз. Көннәр җылынуга, юлларны кабат электр самокатлары басып ала башлады. Җайлы бит: җәяү тәпилисе яки «бөке»ләрдә утырасы юк, бензинга киткән акча да янга кала, кирәкле җиргә ә дигәнче барып җитәсең. Тик электр самокатын иярләүчеләр җәяүлеләр өчен куркынычка әверелде. Зур тизлек белән килгән самокатчыны күрми калсаң, бәла-каза көт тә тор. Хәзер бигрәк тә. 14 апрельдән Казанда рәсми рәвештә кикшеринг, ягъни электр самокатларын арендага биреп тору сезоны башланды. Былтыр башкалада прокат сезоны 22 апрельдә ачылган иде.

Әйтүләренә караганда, быел Казан халкына һәм шәһәр кунакларына тәкъдим ителәчәк самокатлар саны узган елгы дәрәҗәдә – өч мең тирәсе калачак. Парковка урыннары да шул ук диярлек, аларны яңартып чыкканнар инде. Сезон башында һава торышына да аерым игътибар итәчәкләр. Яз ни генә кыланмас. Кискен суытып җибәрсә яки кар яуса, аренда эшләмәячәк икән. Самокатларны беркем дә җыеп алмый, алар кабынмаячак кына. Ә менә интернет эшләмәгәндә барыбер йөреп булачак, моның өчен кушымтаны кесә телефонына смс-хәбәрләр җибәрерлек итеп көйләгәннәр.

Казанда электр самокатлары прокаты 2020 елдан бирле гамәлдә. Кайбер мәгълүматларга караганда, шушы вакыт эчендә әлеге хезмәттән 1,2 миллионнан артык кеше файдаланган. Барлык сәфәрләрнең 87 проценты эш буенча башкарылган: өйдән эшкә, тукталышка яки метрога кадәр. Бер бару уртача 12 минут дәвам итә, 4–5 чакрым ара узалар. Электр самокатларын ешрак кичке сәгать алтыдан сигезгә кадәр вакыт аралыгында арендалыйлар. Шәһәрнең Сибгат Хәким, Марсель Сәлимҗанов, Вишневский, Николай Ершов урамнары һәм Җиңү проспектында самокатчылар күбрәк.

Казан мэриясендә электр самокатында йөрү кагыйдәләре турында да искәрткәннәр. Билгеле булганча, 2023 елның 1 мартыннан электр самокаты монотәгәрмәч, гироскутер, сигвей ише хәрәкәт итү җайланмалары кебек үк «шәхси мобильлек чарасы» булып исәпләнә. Мондый җайланмаларда тизлекне сәгатенә 20 чакрымнан да арттырырга ярамый. Мәктәпләр, балалар бакчалары һәм иҗтимагый киңлекләр тирәсендә тагын да акрынрак – сәгатенә 10–15 чакрым тизлек белән генә йөрисе. Бер самокатта ике кеше хәрәкәт итәргә дә ярамый. Иң мөһиме: кеше арасыннан барганда, җәяүлеләр өстенлеккә ия булырга тиеш. Шәһәр үзәге самокатчылар өчен тулысынча ябык.

«Кайда йөрергә ярый?» дигән сорауга да җавап бар. Җиде яшькә кадәрге балалар, мәсәлән, фәкать өлкәннәр карамагында гына җәяүлеләр юлында, җәяүлеләр зонасында һәм велосипед юлларында йөри ала. 7–14 яшьлекләр өчен дә кагыйдәләр шул ук. Бары тик әти-әниләрнең күзәтеп торуы кирәкми. Өлкәннәр исә, җәяүлеләр яки велосипед юлы булмаган яки аннан хәрәкәт итү мөмкин булмаган очракта, юлның уң як читеннән бара ала. Дөрес, бу юлда машиналарның тизлеге сәгатенә 60 чакрымнан да артмаска һәм велосипед хәрәкәте рөхсәт ителгән булырга тиеш. Шәхси мобильлек чараларында йөрүчеләргә юлда йөрү кагыйдәләрен бозган өчен 800 сум күләмендә штраф каралган. Моңа өстәп, исерек хәлдә дә булса, штраф күләме 1000–1500 сум тәшкил итәчәк. Җәяүлеләрнең сәламәтлегенә зыян салучыларга да шулкадәр үк штраф салачаклар. Куып тотсалар инде.

Электр самокатларын Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов та өнәп бетерми. «Артык мавыкмагыз. Самокатларның әллә ни яхшылыгын күрмим. Җәяү яки велосипедта йөрергә кирәк. Болай да аз хәрәкәтләнәбез», – диде ул киңәшмәләрнең берсендә.

Чаллы мэры Наил Мәһдиев бу мәсьәләгә гомумән кискен фикердә. Шәһәрдә инде ничәнче ел рәттән электр самокатларын прокатка бирмиләр.

– Без беркем белән дә көрәшмибез, бернәрсәгә дә каршы чыкмыйбыз. Баштан ук илдәге, Татарстандагы вазгыятьне анализлап, ярты миллионлы шәһәребездә электр самокатларын прокатка бирмәү турында карар кабул иттек. Беренчедән, бездә тиешле инфраструктура юк. Җәүялеләр юлы ул электр самокатлары өчен түгел. Икенчедән, шәхси мобильлек чарасында хәрәкәт итүчеләрнең җаваплылыгы федераль дәрәҗәдә җайга салынып бетмәгән. Юк бит ул. Шуңа күрә без моны халыкның тормышы һәм сәламәтлеге өчен куркыныч дип саныйбыз. Шәһәр җитәкчелеге буларак, безнең кешеләр белән тәҗрибә үткәрергә хакыбыз юк, – дигән Наил Мәһдиев.

Фикер

Фирая Мөхәммәтшина, табиб-травматолог:

– Баланы самокатка бастырганчы, иң элек аны, ул-бу була калса, дөрес итеп егылырга өйрәтергә кирәк. Җиргә егылганда кул-аяклар сынмасын өчен, кулны терсәктән, ә аякларны тездән бөгәргә киңәш ителә. Кулларны тәнгә кысып кую да соңыннан табибка мөрәҗәгать итүдән саклап калырга мөмкин. Балалар самокатны аяк белән туктатырга тырышып та төрле тән җәрәхәтләре ала. Без балаларны өч яшькә кадәр самокатка бөтенләй бастырмаска киңәш итәбез.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре