2024 елның 4 ае нәтиҗәләре буенча Татарстанда 16 яшькәчә балалар катнашында 95 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән.
Аварияләрдә 5 баланың гомере өзелә. 100 бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр ала. Бу хакта журналистларга Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының ЮХИДИ идарәсе башлыгы урынбасары Дамир Бикмөхәммәтов сөйләде.
Дамир Бикмөхәммәтов аңлатканча, үлүчеләр былтыргы күрсәткечтән 2 кешегә күбрәк. Ә аварияләр саны 8 очракка, җәрәхәтләнүчеләр саны 11 кешегә кимрәк.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез