Красноярск краендагы ЮХИДИ хезмәткәрләре хәбәр иткәнчә, авария 9 гыйнварда «Бирюса-Зеледеево-Ибрюль»трассасында булган. Nissan Cub каршы як полосага чыгып обгон ясамакчы була һәм Toyota Land Cruiser белән бәрелешә.
Nissan руле артында 61 яшьлек хатын-кыз булган - ул һәлак була. Фотода машинаның ничек "изелүе" күренә. Toyota да дүрт пассажир зыян күргән, шул исәптән 2 яшьлек бала. Авария вакытында ул балалар кәнәфиендә була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез