Юлны ник юньләп рәтләмиләр?

– Безнең авылда ел саен “Мунчали укулары” дини-гамәли конференция үтә. Кунаклар килгәндә, юлга таш җәеп куялар. Машинада йөргәндә, тәгәрмәчләргә кысылып бетә. Аны түшәмәүләре хәерлерәк. Шундый данлыклы укулар үткән авылга ник юлны яхшылап салмыйлар икән?

Гөлназ Кәбирова

Радик Баһаветдинов, Чүпрәле башкарма комитеты җитәкчесенең инфраструктура үсеше буенча урынбасары:
– Ике чакрымнан артык озынлыктагы Матак – Мунчали юлы "Главтатдортранс" идарәсе карамагында. Аны карап тоту, чокырларны ямау өчен, ел саен республика хисабыннан акча бүлеп бирелә. 2020 елда асфальт-бетон өслек урынына вак таш җәелгән. 2024 елда әлеге юлны төзүгә чыгымнар каралмаган. Алга таба ремонт Татарстан Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгының 2025–2026 елларга исәпләнгән юл программаларын формалаштырганда бүленәчәк финанс күләменнән чыгып башкарылачак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре