Газетага язылу

«ЮНКОР-2026» онлайн-бәйгесе Россия һәм чит илләрдән яшь хәбәрчеләрне берләштерәчәк

«Безнең белән килегез» автоном коммерцияле булмаган оешмасы 2026 елның 1 февраленнән 10 апреленә кадәр VII Ачык «ЮНКОР-2026» яшь хәбәрчеләр онлайн-бәйгесен үткәрә. Проект 2020 елдан бирле Россия төбәкләреннән һәм күрше илләрдән балаларны һәм яшьләрне берләштерә.

Соңгы өч елда бәйгегә Россиянең 75 төбәгеннән – Калининградтан алып Шикотан утравына кадәр – 3000 нән артык катнашучыдан 2000 нән артык гариза килде. Катнашучылар арасында Үзбәкстан, Казахстан, Кыргызстан һәм Белоруссия вәкилләре дә булды. Россиянең яңа территорияләреннән мәктәп укучыларыннан 90нан артык гариза кабул ителде.

2026 елда бәйге «Ватанпәрвәрлек тәрбиясе» федераль проекты, Фән һәм технологияләр декадасы, шулай ук Россия Федерациясе Президенты указы белән игълан ителгән Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында уза. Проектның төп бурычлары – яшь буынны үз туган ягы һәм илнең фәнен, тарихын, мәдәниятен, һөнәрләрен өйрәнүгә видеопроектлар булдыру аша җәлеп итү, ватанпәрвәрлек кыйммәтләрен формалаштыру, милләтара бәйләнешләрне ныгыту һәм эчке туризмны үстерү.

Катнашу өчен 6 яшьтән 18 яшькә кадәрге Россия төбәкләреннән һәм чит илләрдән балалар һәм яшьләр чакырыла. Эшләр индивидуаль һәм төркем формасында да кабул ителә. Бәйге дистанцион рәвештә узачак: катнашучыларны теркәлү 1 февральдән 10 мартка кадәр ачык, мастер-класслар 15 февральдән 10 мартка кадәр планлаштырылган, конкурс эшләре кабул итү 2026 елның 31 мартына кадәр дәвам итәчәк. Бәйге нәтиҗәләре 10 апрельгә кадәр чыгарылачак.

Җиңүчеләр Россиянең алдынгы журналистлары, кинематографистлары, очучылары, космонавтлары һәм халык һөнәрчеләре белән шәхсән очрашу мөмкинлегенә ия булачак.

Бәйге һәм катнашу шартлары турында тулырак мәгълүмат проектның рәсми сәхифәсендә урнаштырылган.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре