Газетага язылу

Юрист җәмәгать урынында тәмәке тартучылар өчен җаваплылык каралганын искә төшерде

Җәмәгать урыннарында тәмәке тарткан өчен булган тыюларга һәм штрафларга карамастан, урамда очраклы хокук бозучыны аның шәхесен ачыклаудагы проблемалар аркасында җаваплылыкка тарту бик кыен. Бу хакта «Татар-информ»га юрист Алла Георгиева хәбәр итте.

Белгеч аңлатуынча, подъездларда, лифтларда, балалар һәм спорт мәйданчыкларында тәмәке тарту тыела. Моның өчен җәза – административ штраф: гадәти бозу өчен – 500 дән 1500 сумга кадәр, ә балалар мәйданчыгында тәмәке тарту өчен 2000 дән 3000 сумга кадәр каралган.

«Моның өчен махсус билгеләнгән урыннар бар. Ә менә, мәсәлән, лифтка берәрсе банка куеп калдырган икән – бу ярамый», – дип билгеләп үтте ул.

Әмма юрист сүзләре буенча, төп проблема – җаваплылыкка тарту тәртибендә. Хокук бозучының шәхесен ачыклау кыен. Әгәр подъездда тәмәке тартучы күршене ачыклап булса, урамда яки паркта таныш булмаган кеше белән моны эшләү авыр. Формаль яктан видеокамералардан язуларны сорап алып булса да, гамәлдә полиция кечкенә штраф суммасы аркасында эзләү белән шөгыльләнмәячәк.

Георгиева сүзләренчә, хокук бозучыны чынлап та полиция хезмәткәрләре (участковыйлар, патрульләр) генә җаваплылыкка тарта ала, чөнки аларның документлар таләп итәргә һәм урында ук беркетмә төзергә хокукы бар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре