Газетага язылу

Юрист юлдагы чокыр аркасында автомобильгә зыян килгәндә компенсация алу мөмкинлеге булуын әйтте

Юлдагы чокырга килеп төшү сәбәпле машинага зыян килгән очракта йөртүчегә ничек компенсация алырга? Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты укытучысы, юрист Владимир Свечников “RT” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

 Аның әйтүенчә, машинага китерелгән зыян өчен юлны карап тотуга җаваплы оешма җавап бирә.
“Бу очракта нәкъ менә юл хезмәте үзенең гаепсез икәнлеген дәлилләргә тиеш.  Йөртүчегә исә машинага зыян килүен һәм бу хәлнең чокырга килеп төшүгә бәйле булуын гына раслау да җитә”, – дип билгеләп үткән ул.
Белгеч әйтүенчә, мондый бәхәсләрне карап тикшергәндә, чокырның үлчәмнәре исәпкә алына.
“15 сантиметрдан озынрак, 5 сантиметрдан тирәнрәк, мәйданы 0,06 квадрат метрдан зуррак булган чокырны, юл категориясенә карап, бер тәүлектән 12 тәүлеккә кадәрге вакыт эчендә ямау таләп ителә”, – дип аңлаткан юрист.
Ул йөртүчеләргә килеп туган хәлне бик җентекләп теркәтергә киңәш иткән.
“ЮХИДИ чакыртып, бу хәлне теркәтергә, чокырны үлчәтергә, ачыкланган кимчелекләрне актка керттерергә, урынын күрсәтеп, фотосурәтләрен ясарга кирәк. Юкса суд юл хезмәтен якларга мөмкин”, – дип басым ясап әйткән Свечников.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре