Эксперт билгеләп үткәнчә, соңгы вакытта Украина мошенниклары чит ил махсус хезмәтләре ярдәмендә Россия яшүсмерләрен актив рәвештә вербовкалый. «Мондый вербовкаларның технологияләре җентекләп эшкәртелгән, тикшерелгән һәм потенциаль корбанның фикерләү дәрәҗәсенә бәйле рәвештә аларга төзәтмәләр кертелә», – дип искәртте ул.
Юрист сүзләренчә, яшүсмерләрне тулы бер команда эшкәртә: шалтыратулар, имештер, «хәрби комиссариат»тан һәм төрле хокук саклау органнарыннан килә, алар вазифалар, юридик нечкәлекләр һ.б. белән аралашып бара.
Мошенникларның максаты - яшүсмерне җинаятьчеләрне тоту буенча махсус операциядә катнашуына ышандыру. Кайбер очракларда яшүсмерне, корал һәм шартлаткыч матдәләр ташуны да кертеп, куркыныч эшчәнлеккә җәлеп итәргә, шулай ук диверсияләрдә һәм террорчылык актларында катнаштырырга мөмкиннәр.
Моңа бәйле рәвештә, Соловьев яшьләргә чикләүләр, җаваплылык, шулай ук мошенникларның эш ысуллары һәм цифрлы мохит белән имин эш итү кагыйдәләре турында комплекслы мәгълүмат бирү кирәклеген искәртте.
Үз мөрәҗәгатендә ул мәктәп укучылары өчен VIII сыйныфтан башлап һәм югары уку йортларында III курска кадәрге студентлар өчен «Шәхси иминлек» курсын кертергә тәкъдим итте. Курс яшүсмерләрне яклауның барлык аспектларын да (закон чыгару, криминология, психология, педагогика, технология) исәпкә алырга һәм даими нигездә укытылырга тиеш.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез