Аның әйтүенчә, күптән түгел генә Югары суд бу җәһәттән карар кабул иткән. Документта күздә тотылганча, нигезле сәбәп белән штрафны вакытында түләмәскә мөмкин. Мондый сәбәпләр исемлегенә җитди дәвалану яки авыру, янгын чыгу, су басу кебек гадәттән тыш хәлләр, шулай ук, түләгәндә, банк счеты реквизитларын ялгыш күрсәтү кертелгән.
Юрист басым ясап әйткәнчә, нигезле сәбәпне документ нигезендә раслау таләп ителә. “Больничный”, медицина белешмәсе, гадәттән тыш хәл турында документлар яки хаталы мәгълүматлар белән банк квитанциясе булырга мөмкин бу.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез