Юрист соңга калган өчен нинди очракларда эштән җибәрүләрен аңлатты

Кеше күп тапкырлар һәм принципиаль рәвештә хезмәт дисциплинасын бозган, ә мондый гамәлләр нәтиҗәсендә эш бирүче шактый зур зыян күргән очракта гына соңга калган өчен эштән азат итәргә мөмкиннәр. Юрист Александр Хаминский «Татар-информ» агентлыгы хәбәрчесенә шулай дип белдерде.

«Эшкә соңга калу хезмәт дисциплинасын бозу булып санала. Бер тапкыр хокук бозган өчен, әлбәттә, эштән җибәрә алмыйлар, әмма кисәтү ясарга мөмкиннәр. Шуннан соң шелтә белдерәчәкләр һәм премиядән мәхрүм итәчәкләр, ә алга таба кеше күп тапкырлар соңга калуын дәвам итсә яки принципиаль рәвештә вакытында килмәсә һәм мондый гамәлләрдән эш бирүче шактый зыян күрә икән, аны эштән азат итәчәкләр», – дигән агентлык әңгәмәдәше.

Аның сүзләренчә, эшкә соңга калу эшкә килмәүгә тиңләнә алмый.

«Гамәлдәге практика күрсәткәнчә, беренче тапкыр эшкә килмәгәндә – шелтә белдерәләр, ә икенчесендә эштән азат итәләр. Әмма соңга калу эшкә килмәү кебек үк катгый хокук бозу саналмый», - дигән юрист.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре