Мәскәүгә Ижевскидан Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының махсус борты килде. Ул предприятиеләргә Украина дроннары һөҗүменнән соң зыян күрүчеләрне китерде.
ТАСС хәбәр иткәнчә, Ил-76 самолеты Мәскәү өлкәсендәге Жуковский аэропортына төшкән. Мәскәүгә санитар рейс белән алты зыян күрүчене китерделәр.
«Татар-информ» хәбәр иткәнчә, Ижевскида предприятиегә Украина пилотсыз очкычлары һөҗүме нәтиҗәсендә зыян күрүчеләр һәм һәлак булучылар бар. Бу хакта Удмуртия башлыгы Александр Бречалов Телеграм-каналында сөйләде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез