"Изге Болгар җыены"нда быел 25-30 меңләп кеше катнашыр дип көтелә

Якшәмбе - 18 май көнне Болгарда "Изге Болгар җыены узачак". Ул "Россия-Ислам дөньясы: KazanForum" XVI Халыкара икътисадый форумы кысаларында узачак.

Җыенда 25-30 меңләп кеше катнашыр дип көтелә. Татарстан мөфтие урынбасары Ришат Хәмидуллин сүзләренә караганда, башка еллардан аермалы буларак, быелгы бәйрәмдә мәдәни чараларга азрак урын биреләчәк. Узган елгы кебек хаҗга юллама да уйнатылмаячак.

– Быел без чараның дини эчтәлегенә игътибарны арттырырга булдык, – дип ачыклык кертте ул журналистлар белән очрашуда.

Изге Болгар җыены гадәттәгечә җәмәгать белән тәүбә кылудан башланып китәчәк. Ул Болгар шәһәрчегендәге Кече манара янында узачак.

Изге Болгар җыенының төп чарасы – Болгарның тарихи Хан мәчете янында җәмәгать белән намаз уку. Моннан тыш җыенда төрле интерактив һәм тематик мәйданчыклар да эшлиячәк.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

fdnjh

Көн хәбәре