Газетага язылу

Изге сабак: Корбан гаете алдыннан күпләр авылларга юл ала

Бәйрәм бүген! Корбан гаете алдыннан «бөке»гә баскан Казаннан чыгу юллары да ачуны китерми. Барысы да – савап! Динне, гореф-гадәтне, төп нигез кадерен белгән буын, күңел кушуы буенча, авылларга юл ала. Бәйрәме генә түгел, тәрбиясе дә үтемлерәк шул анда. Акча күчереп кенә дә корбан чалдырып булган заманда нигә күңел авылга ашкына?

Изге сабак: Корбан гаете алдыннан күпләр авылларга юл ала

Юллар илтә авылга

Бәйрәм алдыннан кыска эш көнен тәмамлап, Минһаҗевлар гаиләсе, машинага төялеп, Азнакайга юл тота. Бәйрәм кайсы көнгә туры килсә дә, ел саен бу көнне төп йортка кайталар.

– Йөк ташу буенча үз эшем бар. Хатыным – табиб. Улыбыз хоккей белән шөгыльләнә, кызыбыз музыка мәктәбендә укый. Барыбызга да уңайлы булган буш көнне табу никадәр катлаулы икәнлеген аңлату өчен сөйлим боларны. Әмма Корбан гаетенә кайтмый калу өчен сәбәпләр юк. Әти, улым белән өчәүләп гает намазына барабыз. Без кайтуга әни мич коймагы пешереп тора. Бер ел да калмый корбан чалдырабыз. Әти-әни исән чакта кайтып калыйк, дим. Капкалар һәрчак ачык тормас ул, – ди гаилә башлыгы Руслан.

Нигез тарта. Бәйрәме бер булса да, аңа бәйле гореф-гадәтләре үзгә. Төрле җирдә төрле әттәхият, ди халык. Әмма аның һәрберсе, үзе бер матур гаилә традициясе, бабайлардан калган үрнәк булып, буыннарны буынга бәйли. Журналист Чулпан Галиәхмәтова гаиләсенең корбаны Актаныш районы Иске Кадермәт авылында көтә. Кайтмый калырга һич ярамый! Корбанга дигән сарыкны чалганда... аның йонын тотып торырга кирәк.

– Тәгаенләп әйткәндә, кемгә атап чалдырасың, шул кеше йонын тота. Бу гадәт бәлки безнең авылда гынадыр. Безне әни шулай өйрәтте. Ул – мулла оныгы, безнең җирлектә, күрәсең, шундый традиция булгандыр, дип уйлыйм. Мин моны һич кенә дә начар гадәт дип санамыйм. Бердәнбер минусы – корбан чалдырырга телисең икән, чакрымнар узып, авылга кайтырга кирәк. «Әни, без корбан чалдырырга теләгән идек, менә акчасын җибәрәбез», – дип кенә котылып булмый. «Йонын кем тота?» – диячәкләр шундук. Ә кайту, ирләрнең гаеткә авыл мәчетенә барулары, табын кору үзе үк күркәм бәйрәмгә тагын да матур төсмер өсти. Корбан чалдырганыңны да үз күзең белән күреп, бар йөрәгең белән кабул итәсең, – дип сөйләде Чулпан. – Ул итне өйалдына алып кереп, бисмиллаңны әйтеп турап, атап-атап пакетларга тутырып куясың. Моны яныңда йөргән балаларың да күрә. Әти белән әни корбан чалдыра дигән хәбәргә алар әллә ни әһәмият бирми кебек, ә үз күзләре белән күрү икенче инде. Бу алар өчен үрнәк булып, гомер буена истә калачак. Бәйрәмгә генә түгел, буыннарның тагын да ныграк бәйләнешенә китерә торган матур бер гадәт. Ни генә дисәң дә, дини тәрбия иң элек гаиләдән: әбекәй, бабыкайдан бирелергә тиештер ул.

Ниятең булса...

Корбан чалдырырга нияте булган һәр мөселманның да юллары авылга илтми шул. Бөтен кешенең дә авылда көтеп торучысы да, анда кайтып чалдырырга теләге булса да, мөмкинлеге юк бит. Төрле мәшәкать чыгып, юлда, читтә калучылар, сәламәтлек ягыннан мөмкинлеге чикле булып та корбанга ниятләнгән кешеләр дә бар. Хәер, чарасын табарга була хәзер. Билгеле бер сумманы күчереп кенә дә корбан чалдырып булганда, бу ансат юлдан файдаланучылар аз түгел.

Әмма җайлы ысулын сайлап кына гореф-гадәткә бәйләп торган юлдан тайпылмаска иде. Сәдаканы да беркемгә белгертми генә күчереп куеп булган заманда корбанга карата да шул мөнәсәбәткә күчү кирәкме? Татарстанның атказанган артисты, мөнәҗәтләр һәм дини эчтәлекле җырлар башкаруы белән танылган җырчы Ильяс Халиков 22 ел корбан сарыклары белән шөгыльләнә. Бу кәсепне башлаган елларда ук корбанлыклары янына килеп йөргән әби-бабайларны әле дә хәтерли икән.

– Ипиләр алып киләләр, «Улым, минем корбанга ашатыгыз әле бу ипине», –  диләр иде. Хәзер алай килеп йөрүче юк инде, бу гадәт бетте. Уңайлы, «под ключ» хезмәтен сайлаучылар күп. Вакыт юк, диләр. Хоккейга барырга, дуслар белән ресторанда утырырга вакыты бар, ә елга бер тапкыр корбан өчен 1–2 сәгать вакыт таба алмый, – ди Ильяс. – Корбанны Мәккәдә чалдыру гадәте дә барлыкка килеп маташа. Чалдырган кеше аны үзе күрми, туганнарына, мохтаҗларга, үз гаиләсенә тиешле өлешен алмый, дигән сүз. Кайда яшисең, корбан шунда чалынырга тиеш, дип саныйм. Сөннәт гамәлләрне бетерә торган гадәт ул онлайн хезмәт. Суши-роллга заказ бирү белән бер рәткә куябыз кебек. Мөхәммәт пәйгамбәребез (с.г.в.), пычак тотып, корбанны үзе чала торган булган. Корбанның беренче кан тамчысы җиргә тамганда, кешенең гөнаһлары бетә дип, кызы Фатыймага янәшәдә дога кылып торырга кушкан. Без дә шул сөннәткә таянып, корбан чалганда янында дога кылып, теләк теләп торсак, тәрбияви ягы көчлерәк булыр, гадәтләр югалмас, безнең балаларда дәвам итәр.

Еракка китеп кара

Чит төбәкләрдә гомер итүче милләттәшләрдә Корбан бәйрәме Татарстанда яшәүчеләрдән һич тә ким түгел. Балтач районы белән чиктәш Киров өлкәсенең Малмыж районында гомер итүче Заһидуллиннар гаиләсенең ишеген шакыйк. Маусил абыйның абзарында уннан артык сарык. Аларның хуҗалары узган җәйдә үк билгеле булган инде.

– Ел саен сарыкларны үз туганнарыбыз алып бетерә. Безгә корбанлык сарык кирәк була, дип әйтеп куялар, шул саннан ниятләп үстерәбез. Сарыкларның барысын да безнең хуҗалыкта чалабыз. Кызлар, кияүләр, оныклар кайта. Кияүләр, оныклар иртән авыл башында җыелып, кычкырып тәкбир әйтеп, мәчеткә барабыз. Кырык адым саен тукталып әйтелә ул. Гает намазыннан соң кайтып, табын янында сыйланабыз да, корбан чаласы туганнар барысы да безгә җыела. Башта биш баҗай шулай итеп корбан чала идек, хәзер балалар да аерым үз гаиләләре исеменнән чалдыра, эшкә оныклар да кушыла. Кулга пычак тотып тунарга өйрәнәләр. Монда конвейер кебек: мин догасын укып чалам, баҗай-кияүләр эшкәртә, үлчи, чаба. Мин намазын укып чыкканчы эшне бетереп тә куялар. Аннары икенче сарыкка тотынабыз. Шулай итеп бер-бер артлы барлык корбаннар да багышлана. Ул арада хатын үзебезнең корбан итеннән аш пешерә, кызлар табын әзерли. Итләрне бүлеп, өләшәсен пакетларга исем-фамилиясен язып куялар. Өстәл артына утыргач, корбан итен ашар алдыннан янә тәкбир әйтәбез, Коръән укып алам.

40 елдан артык Сахалинда гомер итүче Зәкия Вәлитова Татарстаннан читтә яшәгәндә телне, гореф-гадәтләрне саклап калуда дини бәйрәмнәрнең никадәр әһәмиятле булуын сөйли. Анда яшәүче татарларның төбәк милли-мәдәни автономиясе иҗтимагый оешмасы советы рәисе ул. 5 сыйныфта укыган чагында улының кайтып әйткән сүзләрен гомерлеккә исендә калдыра. «Әни, минем тәре тагасым килә», – ди рус мохитендә үскән малай. Бөтен дуслары тагып йөри, нигә әле ул гына башка төрле булырга тиеш?

– Исемнәр китабын да алып кайткан, Максим буласым килә, ди... Икенче көнне үк улымны алып, Сахалиннан Татарстанга очтык. Әтигә кайтып егылдым: «Әти, тота алмыйм бу малайны, ярдәм ит», – дидем. Өч айга авылда калды. Әти йомшак кына итеп аны намазга бастырды, мәчеткә йөртте. Сахалинда да балаларны диннән аермадым. Без яшәгән җирдә мәчет юк иде. Һәр атнаны җомга көнне алты сәгатьлек юл узып, балаларымны Южно-Сахалинск шәһәренә мәчеткә йөрттем. Кунып калабыз да икенче көнне кайтырга чыгабыз... – дип, хатирәләргә бирелде Зәкия апа. – Балаларым диндә, ураза тоталар, улым биш вакыт намаз укый. Оныкларыма исемне дә Казанга барып, мөселманча куштырдылар... Балаларда телне, гореф-гадәтләрне саклап калыр өчен дин – иң җиңел юл бит! Догалар өйрәтеп, корбан чалып, гаетләрне бәйрәм итеп, мәҗлесләр уздырып, сәдака өләштереп күпме тәрбия бирергә була!

Уң кулың белән биргәнне сул кулың белми калу савап булса да, корбан ниятләгәнеңне һичьюгы балаларның белеп торуы кирәк. Сүзләр түгел, гамәлләр, күренешләр истә калачак. Корбаны, коймагы, бүләге, сәдакасы, бәйрәм ыгы-зыгысы... Берничә дистә елдан соң Корбан гаете алдыннан Казаннан авылларга юл чыгучылар саны кимемәсен өчен, барысы да бүген, хәзер кирәк. Кендек бавың авылдан тулысынча өзелсә, яңадан ялгаулары ай-һай авыр булачак.

Сүз уңаеннан, республикада Корбан бәйрәме көннәрендә махсус мәйданчыкларда һәр ел саен 13 меңгә якын терлек чалына. Узган ел бу сан 12 946 булган, Шуның 6438 ен Казанда чалганнар.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Гаилә» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",

Көн хәбәре