Израиль изоляциядә

Соңгы көннәрдә Израильнең Газзәдәге чиктән ашкан вәхшилеге һәм хыянәтчел рәвештә Катар башкаласы Дохада сөйләшүгә чакырылган ХАМАС лидерларын үтерергә омтылуы сиончыларга каршы глобаль хәрәкәтне көчәйтте. Дөнья сәнгате йолдызлары, танылган спортчылар, сәясәт активистлары (күбесе этник гыйбриләр) Нетаньяху кабинеты оештырган геноцидка катгый протест белдерә.

Киң җәмәгатьчелекнең ризасызлыгы дәүләт лидерларының да агрессиягә мөнәсәбәтен үзгәртә: Израильгә каршы санкцияләр кулланырга мәҗбүр булалар. Евросоюз илләренең күбесе һәм Канада Израильгә мөнәсәбәтләрен үзгәртүләрен игълан итте, аңа икътисадый басымны көчәйтте. Мөселман һәм гарәп илләре тышкы эшләр министрлары да, һөҗүм уңаеннан җыелып, Тель-Авив сәясәтен кискен гаепләде. Мөселман илләрен үзара берләшергә чакырулар булды, әмма конкрет бернинди чара да тәкъдим ителмәде. Мөселман лидерлары теләсәләр күп нәрсә эшли алыр иде, ләкин әлегә үзләрен сәяси ихтыярлары чикләнгән хәлдә тоталар.

Көнбатыш илләре басым ясауда активрак. Соңгы көннәрдә генә Испаниянең Оборона министрлыгы Израиль белән 700 миллион долларлык контрактны өзде. Башка илләрдә дә шуңа охшаш хәрәкәтләр күзәтелергә мөмкин. Дүшәмбе көнне бу уңайдан Нетаньяху сиончыларның икътисадый изоляциядә калу ихтималлыгын таныды һәм Израильгә үзен-үзе тәэмин итәргә әзерләнергә кирәк булуын әйтте. Сиончылар Газзәдәге ерткычлык дәрәҗәсен үстерәләр, анда соңгы торак йортларны җимереп бетергәннән соң, коры җир операциясе башлап җибәрделәр. Бу уңайдан үзләренә басым көчәячәген аңлыйлар. Сәүдә палаталары ассоциациясе рәисе Шахар Туржеман Нетаньяху белдерүен куркыныч дип атады: «Ялгыз гына яши алабыз дип уйлаган җитәкче булган илгә – кайгы», – диде. Азык-төлек фабрикасы директоры хәлне болай аңлата: «Без продукция өчен кирәкле бодай, шикәр, май, чүпрә, азык өстәмәләре – барысын да читтән сатып алабыз. Кош-кортларны да, сыерларны да ашатырга әйбер калмаячак, чөнки аларның азыгы да читтән килә», – ди. Икътисадчылар илнең кредит рейтингының иң түбән дәрәҗәдә булуын, бурычларның гигант дәрәҗәгә җитүен, Израильнең банкротка чыгачагын әйтә.

Израиль АКШның киң ярдәменнән файдалануын дәвам итә ләкин. 1946 елдан соң сиончылар Америкадан 310 миллиард долларлык кире кайтарылмый торган хәрби ярдәм генә алганнар. Кечкенә генә ил өчен бик зур сумма бу. Трамп администрациясе күп кенә америкалы сәясәтчеләрнең каршылыгына һәм киң җәмәгатьчелекнең ризасызлыгына карамастан ярдәмне туктатмаячак.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре