Көзгә кергәндә бер елны да авырмыйча калган юк. Быел гаиләбез белән көн дә бер катнашма ашый башладык әле.
Бик җиңел ясала. 5 аш кашыгы кабак орлыгы, 4 аш кашыгы йөзем, 3 аш кашыгы җитен орлыгын ваклап, шуны 4 аш кашыгы бал салып болгатырга кирәк. Көн саен ашар алдыннан шуны бер кашык ашап куярга кирәк. Әлегә файдасын күрәбез, сөбханалла.
Сарманнан Нурия апагыз
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез