Оренбург өлкәсендәге Саракташ районының Кабан авылы тарихы турында китап дөнья күрде. Кабан урта мәктәбендә үткәрелгән кичә чын бәйрәмгә әверелде.
Чарага Орск, Оренбург шәһәрләре, Саракташ район үзәге, районның татар авылларыннан төбәкне өйрәнүче якташларыбыз килде. Кабанда туып үсеп, бүген Татарстанда, Оренбург өлкәсендә һәм башка төбәкләрдә яшәүче якташларыбыз кайтты. Өлкә телевидениесеннән журналист Фирүзә Әбсәләмова вилеосюжетлар төшерде.
Милли киемнәргә төренгән мәктәп укучылары кунакларны чәкчәк белән каршы алды. Тирә-якта татар көйләре яңгырап торды. Кичәне Альмира Омарова әзерләде. Китапны төзүчеләр, редакция коллегиясе әгъзалары, корректоры авылның тарихын һәм мәдәниятен саклау, популярлаштыру өлкәсендә басманың ни дәрәҗәдә әһәмиятле икәнлеген ассызыкладылар. Фарих Габҗәлилов китапның зур коллектив хезмәт икәнлеген билгеләп:. «Бу китап энциклопедия кебек: анда авылда туып үскән һәр кеше, вакыйга турында мәгълүмат табарга була». - диде.
Кичәне алып баручы Лидия Имашева залда җылы, дустанә атмосфера тудыра алды. 92 яшьтә булуына карамастан, китапны төзүдә активлык күрсәткән, Оренбургтан килгән Ләлә апа Солтангузинаны халык аягүрә сәламләде.
Китапның авторларына, иганәчеләргә, кичәне оештыруда катнашучыларга Николаев авыл советы һәм Саракташ районы хакимиятенең рәхмәт хатлары һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырылды. Татар теле һәм әдәбияты укытылган мәктәпләргә, балалар бакчаларына Бөтендөнья татар конгрессы җибәргән китаплар таратылды.
Авыл кешеләре һәм якташларыбыз китапка югары бәя биреп; «Кабан авылы тарихы» – төбәкләр тарихы турында язылган китаплар арасында иң яхшыларның берсе. Авторлар авыл тормышының башкалардан аермалы булган үзенчәлекле якларын бик оста күрсәтә алган», – дип бәя бирделәр.
Альмира Омарова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!


 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез