Кача ману көнендә ничек су коенырга? – Белгеч киңәше

Суга керер алдыннан кан басымын үлчәргә, тән тиресен ышкып җылытырга һәм коену киеменнән бераз гына һавада басып торырга кирәк. Роспотребнадзор белгече “Татар-информ” хәбәрчесе белән әңгәмәсендә шул хакта сөйләп үткән.

“Бәкегә кергәнче, кан басымын үлчәп, нормадамы-юкмы икәнен белергә кирәк. Салкын суга керергә әзерләнү өчен коену киеменнән һавада аз гына басып торырга, тәнне, кул-аякларны ышкып җылытырга. Суык тидермәс өчен суда бер минуттан озак тормаска”, – дип киңәш иткән белгеч.

Суга чуммыйча, аяк белән басып керергә, судан чыкканда, култыксага тотынып менәргә. Бәкегә чуму баш миендәге кан тамырларын тарайтып, аңны югалту белән яный. Коенганнан соң, әйбәтләп сөртенгәч, җылы кием киеп куярга.

Роспотребнадзор белгече басым ясап әйткәнчә, коеныр алдыннан хәмер куллану тыела. Юкса йөрәккә һәм кан тамырларына зур йөк төшәчәк. “Җылыну өчен бал, имбир, әфлисун элпәсе, лимон яки гөлҗимеш белән кайнар чәй эчүдән дә яхшысы юк. Коенырга берничә сәгать кала, организмга көч кертү өчен, әйбәтләп ашау мөһим”, – дип өстәгән белгеч.
Игътибар! Йөрәк-кан тамырлары, нерв системасы, ашказаны-эчәк, сидек юллары, борын куышлыгында ялкынсыну, калкансыман биз авыруларыннан интегүчеләргә салкын суга керергә ярамый. Шулай ук йөкле хатын-кызларга һәм балаларга да бәкедә су коенырга киңәш ителми.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре