Укытучы иң кирәк кешегә әйләнде. Студентлар арасыннан эзлиләр, күрше район-шәһәрләрдән, хәтта төбәкләрдән чакырып китерәләр. Өлкәннәрне ялга җибәрмәскә тырышалар. Тик барыбер җитми. Җитмәячәк тә. Яңа мәктәпләр төзибез, яңа дәресләр кертәбез, яңа алымнар кулланабыз, тик искесе, әмма иң мөһиме юк шул: укытучыга хөрмәт кирәк! Анысын проект, программалар белән генә эшләп чыгарлык түгел. Һөнәри бәйрәмнәре алдыннан «ВТ» хәбәрчесе укытучыларның хәлен белеште.
Чыдасын тәгәрмәч
Күрше Чуашстандагы Сориле авылында яшәүче 72 яшьлек Илгиз Сөнгатуллин көн дә Буа районындагы Бик-Үти мәктәбенә килеп белем бирә әнә. Көн саен 64 чакрым үтәргә туры килә аңа. Моңа кадәр берьюлы 4 мәктәптә физика, математика, химия, информатика фәннәрен укыткан ул. Мәктәпләр кыскартылгач, берсендә генә эшли. Педагогик стажы – 51 ел. Юл йөрүнең бернинди кыенлыгын да күрми. Иртән сәгать 5 тә торып, мал-туарын карагач, укучылары янына ашыга. «Укытучылык нәселдән килә. Балаларны яратам. Укытучы булып туарга кирәктер, мөгаен», – ди ул.
Бик-Үти мәктәбендә нибары 16 укучы калган. 5 нче сыйныф бөтенләй юк. Кайберләрендә бер генә бала. «Берәүме, бишәүме – барыбер белем бирергә кирәк», – ди математика, информатика укытучы Илгиз абый. Мәктәп ябылганчы эшләргә җыена.
– 2007 елда туган авылыбыздагы мәктәптә эш бетте. Шуннан соң Буа районындагы Исәк мәктәбенең элеккеге директоры Рафак Гарифуллин мине физика-информатика укытырга чакырды. Каршы килмәдем, Чуашстанга караганда, сездә мөмкинлекләр яхшырак, шунысы кызыктырды. Яңа технологияләр, интерактив такталар да беренче булып кертелде бит. Шулай да акбур да тоткалыйм әле. Атнага 26 дәрес бирәм. Хезмәт хакым җитә, 40 мең сум тирәсе чыга. Терлек тоткач, яшәргә була, – ди Илгиз Сөнгатуллин.
Сыгылу
Язманы әзерләгәндә, укытучыларның атнага ничә дәрес укытуы турында да сораштык. Күбесендә – 30–36 дәрес. Кемнекедер хәтта 40ка ук җиткән. Дәрес аз булса, акчасы да шулкадәр генә. Шуңа күрә җиң сызганып укытырга туры килә.
Питрәч районының Царево бистәсе лицеенда рус теле һәм әдәбияты укытучысы Гөлгенә Мостафинаның көнгә 10 сәгать укыткан чагы да бар. Кайчак өч тә була. Атнага барлыгы 36 дәрес җыела.
– Мәктәптә барыбыз да шулай эшли. Хәл юк, ардыра, әлбәттә. Дәрестән соң шәхси тормышка вакыт калмый. Балалар дип эшлибез. Алар миңа көч бирә. Моңа кадәр 11 ел бакчада эшләдем. Мәктәптә икенче ел гына укытам әле. Күңелдә – яңа хисләр. Шөкер, укучыларым тыңлый. Бернинди проблема да юк. Укытучы өчен лицейда барлык шартлар да тудырылган. Тик хезмәт хакы гына эшләгәнгә туры килеп бетми. Узган уку елында аена 50 мең сум чыкты. Быел акчаны арттырдылар, әмма алып карамадык әле, – ди 34 яшьлек Гөлгенә Мостафина.
Алабугадагы 1 нче гимназия – милли белем бирү үзәге укытучысы Рашат Һадиуллин да ике ставкада эшли. Математика, информатикадан белем бирә ул. Моннан тыш, ярты ставкада мәгълүматлаштыру эшләрен дә башкара. Аның фикеренчә, иң яхшы укытучы – баскан җирендә тиз генә нәрсәдер уйлап таба белгән, юмор хисле укытучы. Китап белән генә ерак китеп булмый.
– Укытучының абруе бар. Дәресләр күп булу гына кыен. Буш вакыт, укытучыга бераз сулыш алырга һәм башка дәресләргә әзерләнергә мөмкинлек кирәк. 40 сәгать укыту ул – чарасызлык. Укытучылар җитми бит. Бездә математика укытучылары икәү генә, ә ул өчәү булырга тиеш. Катлаулы фән дип укытырга килмиләр. Әле бит БДИга да әзерләргә кирәк. Көнгә 6–7шәр дәрес укытам. Яшермим, ардыра. Гаиләмә дә вакыт табарга тырышам. Хатыным Айгөл дә – укытучы. Аның белән атнага ике мәртәбә «Сөембикә» вокаль ансамбленә дә йөрибез. Шунда барып җырлап кайткач, арыганнар бетә, – ди 30 ел гомерен балаларга багышлаган Рашат Һадиуллин.
Аның әйтүенчә, ир укытучылар мәктәпкә килсен өчен яхшы хезмәт хакы кирәк. Үзенеке 60 мең сумга якын чыга икән.
Яшьләр сүзе
Казандагы «Адымнар» күптелле белем бирү мәктәбендә Укытучылар көне уңаеннан яшь педагоглар белән очрашу үтте. Анда тәҗрибәле остазлар яшьләргә үз фатихасын бирде, ә алар яхшы укытучы булырга ант итте.
Алия Вилдановага 22 яшь. Ул Чирмешән районында укыта. Әнисе дә, апасы да – укытучы. Гаиләдә барысы да мөгаллимнәр булганда, ул гына читтә кала алмаган, билгеле. «Әнием алдан ук: «Кызым, авыр булачак», – дип кисәтте. Кичә беренче хезмәт хакымны алдым. Премия дә килде. Үзең генә яшәгәндә әйбәт. Гаилә булса, җитмәс иде. Әти-әниләр белән эшләү куркытмый. Уртак тел таба алырмын дип уйлыйм», – ди Алия.
Аида Иванова Арчаның 1 нче мәктәбендә беренче ел укыта. Моңа кадәр ике ел Казанда эшләгән.
– Укытучы булырга кечкенәдән хыялландым. 11 нче сыйныфны тәмамлагач, укытучылыкка укырга кердем. Бабам, әбием – укытучылар. Миңа да бу сәләт күчкән. Күңел ятмый икән, мәктәптә акча өчен дип кенә эшләп булмый. Балаларны яратырга кирәк, – ди 23 яшьлек Аида. – Акчаны башка юллар белән дә табарга мөмкин. Бик хуплап бетермәсәләр дә, әйтик, репетитор булып эшләргә була. Һич югы бай егеткә кияүгә чыгарга мөмкин!
Чаллы педагогика көллияте директоры Әлфия Галиева әйтүенчә, быел республикадагы алты көллият укып чыккан яшьләрнең 85 процентын мәктәпләргә эшкә урнаштырган.
– Без сезне бик көттек. Укытучылар җитми. Яшьләр кирәк. Укытучыдан башка тормыш юк. Кемнәрдер, табиблардан башка булмый, ди. Тик сәламәт кеше алар янына бер мәртәбә дә бармаска мөмкин. Ә укытучыдан башка берничек тә дөнья бармый. Сез – иң кирәкле кешеләр, – дип кызыктырырга тырышты яшьләрне Әлфия Галиева.
Җитмәүне җиткерү
Татарстан мәгариф министры Илсур Һадиуллин укытучылык һөнәренә 1989 елда килә: Мамадыш районың Түбән Сон авылын мәктәбендә биология һәм химиядән белем бирә башлый.
– Миңа 8 нче сыйныфны бирделәр. Беркемне дә белмим. Дәрескә яхшылап әзерләндем. Бала барысын да сизә бит ул. Шуңа күрә ихлас булып калырга кирәк. Мин дә шулай булырга тырыштым, – дип сөйләде ул яшь укытучылар белән очрашуда. – Төрле бала, төрле сыйныфлар була. Укучылар укытучыларны башта сынап карый. Бик җитди дә булмагыз, юмор хисен югалтмагыз. Укучыларны, әти-әниләрне яратмыйча мәктәптә эшләп булмый. Иң мөһиме: кире китмәгез, һөнәрдән күңелегез кайтмасын!
Министр әйтүенчә, ел саен яңа мәктәпләр төзелә, шартлар яңартылып тора. Әмма укытучылар кытлыгы бетми. Диплом алган яшьләрнең барысы да мәктәпләргә бармый. Бүген укытучыга 1–1,5 ставкада (бер ставка – 18 сәгать. – Авт.) эшләргә туры килә.
– Моны бер елда гына хәл итеп булмый. Вазгыятьне үзгәртү өчен федераль чаралар – лаеклы хезмәт хакы, ташлама, социаль түләүләр һәм торак кирәк. Татарстанда яшь укытучыларга өч ел дәвамында ай саен 2510 сум акча түләнә. Әйе, бу күп түгел, әмма вакыт белән вазгыять үзгәрәчәк, – диде Илсур Һадиуллин. – Яңа уку елында педагогларның эше кимесен дип, алар өстендәге чараларның яртысын киметтек. Ул карарга үзем кул куйдым. Форум, конференцияләр, төрле диктантлар күп бит. Без укытучының укучы белән шөгыльләнү өчен вакыты күбрәк калуын телибез. Иң мөһиме – тәрбия.
Сан
- Яңа уку елы башында 2 меңгә якын педагог кирәк иде. Ел саен республика мәктәпләренә 1 меңгә якын яшь укытучы килә.
- Республика мәктәпләрендә 511 мең бала белем ала, 200 мең сабый бакчага йөри, 78 мең студент техникум һәм көллиятләрдә һөнәр үзләштерә. Барлыгы 1411 мәктәп эшли.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Фикер өстәү
Фикерегез