Кадерсезлек. Ни өчен әти-әниләр картлык көнендә кирәксезгә әйләнә?

Коточкыч! Казан читендәге Щербаково бистәсендә өлкәннәр һәм инвалидлар яшәгән шәхси пансионатта булган хәлләр бөтен республиканы шаулатты. Прокуратура, Тикшерү комитеты, полиция вәкилләре тикшерү барышында биредән табиб ярдәменә мохтаҗ ике дистәдән артык пенсионерны коткара һәм өлкән яшьтәге хатын-кыз мәетенә тап булалар. Тикшерү эше бара. Пансионатны оештырган, өлкәннәр ярдәмендә акча эшләгән кешеләргә дә, бу оешманың эшчәнлеген тиешенчә күзәтеп тормаган органнарга да сораулар күп. Якыннарын бирегә китергән кешеләрне исә җинаять кодексы гына акылга утыртмаячак.

Әлеге пансионатта сәламәтлек буенча мөмкинлекләре чикләнгән өлкән яшьтәге затлар һәм инвалидлар яшәгән. Хокук сакчылары берничә маддә буенча җинаять эше кузгатты. Тикшерү барышында маддәләр дә, гаепләнүчеләр дә артырга мөмкин әле. Узган атнада ике кешене кулга алдылар, тагын икесе өй сагында тотыла.

Тикшерүчеләр фикеренчә, узган елның җәендә Казанда яшәүче 76 яшьлек хатын-кызны үзенең 100 миллион сумнан артык торган милеген башка кеше исеменә яздырырга күндерәләр. Шик булмасын өчен табибтан ялган белешмә дә яздырып алалар. Анда исә пенсионер ханымның белгечтә тикшерелүе һәм психик тайпылышлары булмавы әйтелә. Бу вакытта ул Казан читендәге Щербаково бистәсендә урнашкан шәхси пансионатта яши. Бу елның февралендә шунда җан бирә.

Хокук сакчыларга байлыгын башкалар кулына тапшырып, аннары җан биргән Алевтина Канашеваның якыннары мөрәҗәгать итә. Алар әйтүенчә, пансионатка күчкәнче әбине аның туганы  Ирина Белозерова карап торган. Тикшерүчеләр фикеренчә, бәясе 100 миллион сумнан артык булган милек белән идарә итү хокукына башта ул үзе ия була, аннары аны әнисе исеменә яздыра. Ирина Белозерова исә вакыйганы болайрак аңлата: әби кәгазьләрне үзе аңлап имзалаган, пансионатка аны аралашу җитмәү аркасында урнаштырган, оныклары якын кешеләре турында уйлап та карамаган. Ничек кенә булмасын, узган атнада суд Ирина Белозерованы кулга алу турында карар чыгарды.

Милекне бер кулдан икенчесенә күчерүне рәсмиләштергән нотариус ярдәмчесен, әбинең үз акылында булганы турында белешмә язып биргән психиатрны әлегә өй сагына алдылар. Ә менә пансионатны оештыручы дип саналган Чулпан Мифтаховага карата катырак чара күрелде – ул да СИЗОда утырачак. Ул  үзен гаепле дип санамый, киресенчә, пенсионерларга ярдәм итәргә тырышканын әйтә. Аның Апас районыннан икәне, дүрт бала тәрбияләве турында билгеле. «Чулпан ире белән дүрт бала үстерәләр. Тавыш чыгарып йөргән кешеләр түгел. Тыныч кына яшәделәр. Чулпан Казанда эшли икән, дип сөйлиләр иде. Кайда, нинди эштә эшләгәне белән кызыксынмадык. Алар – безнең авылга күченеп килгән кешеләр. Казандагы хәлләрне ишеткәч, шаккаттык», – диде Апас районындагы Колчык авылы җирлеге сәркатибе Венера ханым.

Пансионатта яшәгән башка кешеләр бирегә ничек килеп эләккән? Аларның хокуклары бозылмаганмы, әйтик, милекләре законсыз юл белән башкалар кулына күчмәгәнме? Ни өчен мондый оешмаларны тикшереп торырга тиешле органнар пансионатта коточкыч хәлләр булып ятуга юл куйган? Тикшерүчеләргә бик күп сорауларга җавап табарга туры киләчәк. Без исә Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова, Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов, Азнакай картлар йорты директоры Венера Баландинаның фикерләрен белештек.

«Утырып еладым»

Азнакай картлар йорты директоры Венера Баландина өлкәннәр белән булган хәлне ишеткәч, утырып елаганын яшерми. Шәхсиме ул, дәүләтнекеме – әгәр синең кулыңа кеше язмышларын ышанып тапшырганнар икән, син аларның картлыгы тыныч узсын өчен тырышырга тиеш, ди Венера ханым.

– Бездә төрле кешеләр яши. Ялгыз калган, гомерен төрмәдә уздырган, инде торыр җире булмаганнар бар. Бер дә гаилә кормаган яки, киресенчә, балалар үстереп, гомере ахырында ялгыз калган әбиләр картлыгын кичерә. Аларның барыр җире юк. Без баласы, ягъни караучысы булган өлкәннәрне кабул итмибез. Андыйлар өчен түләүле бүлек бар. Әлбәттә, тормыш булгач, төрле хәлләр килеп чыга. Бер апаның баласы еракка китеп эшли. Үзе киткәндә әнисен бездә калдыра. Кайткач, кире килеп ала. Ә менә бер әбине кызы хастаханәдә ятканда безгә китереп куйды. Кызында яман чир тапканнар. Ул Казанга барып операция ясатты. Кайткач, кабат килеп алды.

Әлбәттә, һәр бала үзенә гомер биргән әти-әнисен карарга тиеш. Мөмкинлегең яки сәламәтлегең юк икән, нишлисең, кайчак картлар йортына тапшырырга да туры килә. Миңа калса, ул я дәүләтнеке, инде хосусый икән, ышанычлы оешма булырга тиеш. Нинди генә оешма булмасын, кешеләр белән эшли икән, аларны тикшереп торырга кирәк.

Безнең гаиләдә дә авырлыклар булды. Әниебез 45 яшендә үлеп китте. Ул вакытта миңа – 13, сеңлемә 11 яшь иде. Әтиебез кабат өйләнмәде. 57 яшендә аны паралич сукты. Сеңлем белән аны 10 ел буе алмаш-тилмәш тәрбияләдек.

Ник тикшермиләр?

Татарстан Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының мәгълүматларына караганда, республикада дәүләт карамагындагы 26 картлар йорты бар. Өлкән кешене анда урнаштыру тәртибен министрлыкның рәсми сайтында табарга була. Министр Эльмира Зарипова әйтүенчә, дәүләт карамагындагы барлык картлар йортлары ныклы контрольдә тотыла.

– Анда чисталык, тәртип, өлкәннәргә җылы мөнәсәбәт булуын таләп итәбез. Әгәр барлык шартларны үтәп эшли икән, шәхси картлар йортлары хуҗалары да үзләре турында безгә хәбәр бирә. Медицина, туклану оешмалары белән килешү төзиләр. Россия Хезмәт министрлыгы 2023 елның көзендә өлкәннәргә хезмәт күрсәтүче оешмаларга лицензия алу тәртибен җайга салган закон проекты тәкъдим иткән иде. Тиздән ул тулыланыр һәм кабул ителер дип көтәбез. Теркәлмәгән, үзен күрсәтергә теләмәгән оешманы беркем дә контрольдә тотмый. Шуңа күрә исемнәрен дә еш алмаштырып торалар.

Баласын тәрбияләмәгән әти-әниләргә башта кисәтү ясала, аннары алар исәпкә куела. Шуннан соң да хәлләр үзгәрмәсә, ата-ана хокукыннан мәхрүм ителергә мөмкиннәр. Ә балаларның әти-әниләргә карата бурычлары Гаилә Кодексының 87 нче маддәсендә күрсәтелгән. Хезмәткә яраклы бала ярдәмгә мохтаҗ әти-әнисен тәрбияләми икән, бу очракта ул аңа алимент түләргә тиеш. Әмма бер генә ата-ана да баласын судка биреп, алимент сорамый шул. Киресенчә, үзен җәберләгән улына яки кызына соңгы тиененә кадәр пенсиясен тоттыра. Хисләрне закон белән генә җайга салып булмый шул.

«Штраф кына аз»

Дәүләт Думасы депутаты Айрат Фәррахов фикеренчә, барлык җаваплылыкны дәүләт органнарына гына сылтап калдыру дөрес түгел. Балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтләрне дә карарга кирәк. Ярдәмгә мохтаҗ якыннарына ярдәм итмәгән кешеләрне штраф белән генә куркытып булмый. Аларны җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк.

– Картлар йортында булган куркыныч хәлләр Татарстан өчен бөтенләй оят әйбер. Республикабызда булган бу вакыйга башка сыймаслык хәл. Элек-электән бездә өлкәннәрне берәү дә читкә җибәрмәгән. Иң авыр хәлдәге кешене дә балалары, якыннары булмаган очракта да, авылдашлары караган. Әлеге очракны төрлечә аңларга була. Беренчедән, биредә балалар белән әти-әниләр арасындагы мөнәсәбәтне алыйк. Безгә менә шул юнәлештә эшләргә кирәк. Бала  әти-әнисен ташларга тиеш түгел. Конституциядә балигълык яшенә җиткән бала әти-әнисен тәрбияләргә тиеш дип языла. Икенчедән, карамаучыларны штраф белән генә дә куркытып булмый. Ярдәмгә мохтаҗ якыннарына ярдәм итмәүчеләрне җинаять җаваплылыгына тартырга кирәк. Тагын шунысы да бар – өлкәннәрнең күбесендә мирас бар. Аларның милекләренә хуҗа булырга әзер кешеләр дә юк түгел. Кешене карамыйлар икән, димәк, аның мирасчысы булу хокукын алырга кирәк.

Автор мөнәсәбәте

Берәү дә бу Җир йөзенә бәхетсез булыйм дип килми. Кеше гомере буе матур картлык турында хыяллана. Яшьлегендә үзен аямыйча эшли, мал туплый.  Ә кайчак әнә шул мал дигәне башына җитә дә инде. Ялган белешмә дә табыла, документларга кул куючылар да килеп чыга. Кеше язмышын акча хәл итә торган заманда яшибез. Берәү дә картлыгын, актык көнендә ни көтәр дип уйламый. Һәр гамәле өчен җавап бирәсен дә оныта. Картлар йортындагы хәлләр күңелгә әле дә тынгы бирми. Кеше хакы, кеше күз яше, рәнҗештән дә курыкмый башлаганбыз түгелме соң? Башкаларның язмышын күреп аһ итәбез дә, ә үзебезнеке турында уйлыйбызмы?

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре