Каеш буганда

Россия рәсми матбугатында икътисадый төшенкелек билгеләрен сурәтли торган язмалар саны арта. «Российская газета» җомга санында «Рынок труда в России демонстрирует явные признаки охлаждения» дип аталган язма бирә. Журналист Выжутович: «Эпоха, когда работник мог диктовать условия, подходит к концу» дигән нәтиҗә ясый. Вакансияләр кими, эш эзләүчеләр саны арта.

2022 елгы хәлләр хәрби сәнәгать комплексының кискен үсешенә этәргеч биргәннән соң, эшсезлек минималь күләмгә кимегән, хезмәт хаклары вертикаль күтәрелеш кичергән иде. Бу көннәр үтеп бара. Җитештерүнең кимүе оборона тармагына эшли торган предприятиеләрдә дә күзәтелә. Мәгълүмат кыры реаль хезмәт хакларының кимеячәге хакында быргы кычкырта. Бу, бердән, дөнья икътисадындагы рецессиягә бәйле, икенчедән, чамасыз зур оборона бюджетының финанс тармагына ясаган көчле басымы шундый хәлгә китерә. Төп ставканың һаман да югары булуы, салымнарның артуы да үз сүзен кискен  әйтә.  Urals сортлы Россия нефтенә бәя икенче ай рәттән инде төшә.

Үзәк банк киләсе елга үз фаразларын игълан итте. Банкирлар гадәттә өч төрле сценарий язалар. «Рисклы» дип аталган сценарий нефть бәясенең 30–35 долларга кадәр төшүен күз алдында тота. Бу глобаль рецессия темплары бик нык көчәйгәндә мөмкин. Без «Ватаным»да даими кисәтеп килдек: Россия өчен санкцияләргә караганда дөнья икътисадының мәтәлчеге куркынычрак. Безнең пропагандачылар «нефть энәсеннән төштек» дип фанфаралар какса да, кара алтын кризисы авыр шартларга куячак. Үзәк банк бу сценарий тормышка ашса, икътисад узган гасырның туксанынчы еллар уртасыннан соң беренче тапкыр ике ел рәттән түбәнәячәк, инфляция соңгы ун елдагы иң югары ноктасына күтәреләчәк, халыкка – куллануны, бизнеска инвестицияләрне киметергә туры киләчәк дигән фаразлар ясый. Хәвефле сценарийдан тыш оптимистик сценарий да бар. 

Бүген үк төбәк бюджетлары авыр хәлдә инде ләкин. Ростов өлкәсе губернаторы үз чиновникларына ашыгыч рәвештә чыгымнарны киметү турында тәкъдимнәр әзерләргә кушты. Иркутск өлкәсе табыш салымы кимү сәбәпле, 9,7 миллиард сумлык бюджет югалтулары турында чаң суга. 12 төбәктә укытучыларның хезмәт хакын кискәннәр. 67 төбәк бюджеты –дефицитта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре