Һәр шаукым-күренешнең күтәрелеш, үсеш чоры булган кебек, начарланган, трендтан төшкән, кайчакта хәтта каһәрләнгән вакытлары да була. Демократия дип аталган идарә ысулы да бүген күпмедер кризис кичерә кебек. Кичермәсә, бәлки гаҗәп тә булыр иде. Черчилльнең демократия хакындагы мәгълүм билгеләмәсендә дә билгеле бер эчке каршылык ята бит: «Демократия шәп идарә формасы түгел». Монысы – җөмләнең беренче өлеше, ул стройның идеалдан ераклыгын билгеләгән беренчел бәя булса, икенчесе «Тик кешелек шуннан да яхшыракны уйлап тапмаган әле» рәвешендә яңгырый.
Демократик кыйммәтләрнең бүгенге девальвациясе хакында Нобель премиясе лауреатларының берсе дүрт ел элек менә нәрсә дигән иде: «Дөнья демократияне өнәми башлады. Халыкларның идарәче элиталардан гайрәте чикте. Дөнья бүген диктатура ягына караштыра. Үсеш-алгарышка кеше хокукларын яклап түгел, ә технологияләр һәм көчләү юлы белән ирешеп була, дигән иллюзия туды».
Әйе, чигенеш күпмедер бар. Туксанынчы еллардагы «бәйдән ычкынган демократия»дән без дә баш тарттык бит. Күпләр ул елларны бүген дә каһәрли. Авторитар Кытай да, демократиясез-нисез генә, соңгы өч дистә ел эчендә зур уңышларга иреште – дөньяның икенче икътисады булып алды. Ләкин... Ләкин Россиядә барып чыкмаган демократия ул идарә рәвешенең начарлыгын аңлата микән? Аңа озак еллар өйрәнәсе түгелме? Кытайның икенче номерлы икътисадка әйләнүе дә, беренче чиратта, андагы миллиард ярымнан аз гына кайтыш халык тудырган-булдырганнар, ягъни эчке тулай продукт (ВВП) күләме белән аңлатыла бит...
Тарихка карап, анда актив азчылыкның дәверләр буе пассив күпчелек өстендә торганын, аның белән идарә иткәнен билгеләргә була. Азчылык, идарә итеп кенә калмаган, тәмлерәк ашаган, рәхәт яшәгән дә. Еш кына күпчелекнең михнәте бәрабәренә, аны изү хисабына үзенә җирдә оҗмах та оештырган. «Күпчелек шуңа риза булып яшәгәч, изә, файдалана инде», – дип, сүзне йомгаклап куярга да булыр иде. Тик барысы да алай гади генә түгел шул.
Актив азчылык – гомуми билгеләмә. Төгәлрәк әйткәндә ул – идарәче класс һәм бай катлам. Күп дәверләр байлык һәм властьның янәшә торганын, укмашып яшәгәнен дә беләбез. Калганнарның, ягъни туендыручыларның шактый таркау, гади һәм беркатлы, ярлы, укымышсыз һәм хокуксыз булганын да. Электән килгән мәшһүр гаделсезлек биредә шунда – тормышның төбендәме син, әллә аның артына тибеп яшисеңме, андый халәт буыннан буынга күчкән. Байның баласы, аңа лаек булмаган очракта да, балда-майда йөзгән, вакыты җиткәч, идарә структураларында өлкәннәрне – туган-тумачасын алыштырган, җылы урында калган. Сәләтсез көе дә. Күп очракларда хәтсез тарафларда андый хәл бүген дә кабатлана. Ә гади кеше, теләге, көче, сәләтле булып та, читтә калырга, булган талантын да җиргә күмәргә мәҗбүр. Чөнки «социаль лифтлар» дип аталган механизм эшләми икән, «плебей»ларны «патриций»лар арасына кертергә беркем дә атлыгып тормый.
Демократия ул – сүз, матбугат иреге, сәяси конкуренция генә түгел, ә тигез хокуклар аша гражданнарга тигез мөмкинлекләр бирү дә. Без әйткән лифтларның эшләве. Бары шул очракта гына сәләте, тырышлыгы булганнар читтә калмый, без «актив азчылык» дип атаган категория сан ягыннан арта, хәтта күпчелеккә әверелә. Менә шул чын ирек-хөрлек була да инде. Актив күпчелек яралу ул – илнең көче, потенциалы арту һәм ныгуы, шуның белән дәүләтнең, җәмгыятьнең дә чын мәгънәсендә чәчәк атуы дигән сүз. Фән-технологияләр очрагында да, менеджментта да, власть коридорларында да мондый схема эшли һәм нәтиҗәгә дә китерә...
Демократия «халык власте» дип тәрҗемә ителсә дә, әлбәттә инде, халыкның 100 проценты да дәүләт белән идарә итүдә катнаша алмый, күпләр аны теләми дә. Демократиянең төп максаты – теләгәннәр санын арттыру, гавамны активлаштыру. Фикер, тәкъдимнәр исәбен күбәйтү. Демократия ул – азчылык тудырып килгән субъективлыктан котылу, котылу өчен мөмкинлекләр тудыру, гражданлык позициясе булган кешеләр санын арттыру. Ахыр килеп, тормыш сыйфатын яхшырту, ирексезлекне, җәберләүләрне бетерү. Бүгенге дөнья картасын карагыз: кем рәхәтрәк яши, кем иреклерәк, гаделлек кайда күбрәк? Африкада, Азиядә, Латин Америкасында да түгел, ә нәкъ менә ирек-хөрлекне кыйбла иткән якларда. Әлбәттә, аларның да кимчелекләре, проблемалары бар. Тик анысы инде – аерым тема.
Демократия ул – илдә чын оппозиция яшәү дә. Аның тавышы булу, хакимиятнең аны ишетеп торуы. «Бүген оппозициядә, иртәгә властьта. Бүген властьта, иртәгә оппозициядә» дигән формуланың эшләве. Кайдадыр кемдер исем өчен генә бутафор оппозиция тота икән, ул үз-үзен генә алдый. Чөнки фикер спектрының бер өлеше, зур өлеше ишетелми, исәпкә алынмый кала. Оппозиция юк яки ул катыргыдан икән, идарә генә түгел, җәмгыять үзе дә оттыра, объективлыктан тайпыла.
Шунысын да әйтик: без бүген сөйләгән идарә ысулына, әйткәнебезчә, берничә елда гына ирешеп булмый. Аны кайдандыр импортлап та булмый. Демократиягә өйрәнергә кирәк. Ә ул – озак процесс. Иске Дөнья, абына-сөртенә, аңа ике гасырдан да артыграк өйрәнде. Иң мөһиме – аңа алынган юнәлеш, вектор булу һәм озак еллар шуңа тугры калу.
Дәүләт беркайчан да, илбашы коточкыч акыллы булганда да, бер кеше яисә тар даирә акылы белән генә яши алмый. Яшәгәндә дә андый урында иртәме-соңмы торгынлык ярала. Чөнки халык иҗтимагый һәм сәяси, хәтта икътисадый яктан да пассив кала. Әлбәттә, идарәчегә алай идарә итү җиңел. Идарәчеләргә җиңел, ә илгә һәм халыкка авыр...
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез