Республикада яшәүче физик мөмкинлеге чикләнгән кешеләрнең, авыру бала үстерүче әниләрнең хәлен белештек.
Миләүшә Сафина, авыру кыз тәрбияли (Казан):
– Авыру бала үстерү җиңел эш түгел. Минем дә кая барып бәрелергә белмәгән чакларым, елаганнарым күп булды. Акча юк, физик яктан да, эмоциональ яктан да бик авыр иде. Бик оялып кына кызыма коляска алыр өчен акча җыярга булдым. Ул чакта күңелемне әрнетерлек сүзләр ишеттем. Ә бит яшәргә кирәк. Кешегә ялынмыйча яшәргә иде, дип хыялландым. Шөкер, килде ул көн. Мәрьямне яратучы ирем, ике улым бар хәзер. Ирем ягыннан әти-әниләр, әбиебез кызым өчен нишләргә дә белми. Үз әнием гомер буе терәк булды. Мәрьям мәхәбәттә яши. Баламның аягына баса алмаячагын да кабул иттем. Иң мөһиме – хәле начарланып китмәсен. Дәүләткә килгәндә, кызыма ИПР буенча бирелә торган бар әйберне дә алабыз. Әмма коляскалар гына безгә туры килеп бетми. Шуңа күрә иремә тырышырга туры килә. Соңгысын 500 мең сумга сатып алдык. Тормышымдагы авыр чакларны да онытмыйм. Авыру бала тәрбияләүче әниләрнең кайберләренә сүзем белән дә, акчалата да ярдәм итәм.
Гүзәл Федорова, авыру ул үстерә (Саба):
– Улым гел ятып кына тора. Каядыр чыгып йөргәне юк. Әллә шуңа инде, без каршылыклар белән очрашмыйбыз. Балабыз кимчелекле тугач, тормыш күп нәрсәгә өйрәтте. Кешедән сорамаска, тырыш булырга кирәклеген аңладым. Хәзер инде кулдан килгән эшнең бөтенесен дә башкарам. Балама кирәк-яракны алырга көчебез җитә. Ә менә авыру бала үстерүче дус кызларымның күбесе еш зарлана. Төрле җирдән ярдәм эзлиләр. Әмма барыбер яклау тапмыйбыз, дип әйтәләр. Үземне түгел, күбрәк аларны кызганам. Безнең кебек әниләрне ишетсеннәр, ярдәм итсеннәр иде.
Земфира Сөнгатуллина, авыру ул тәрбияли (Балык Бистәсе):
– Улыма унсигез яшь тулды. Элек тернәкләндерү үзәкләренә бик яратып бара идек. Хәзер безне зурлар янына күчерделәр. Ул югалып калды. Бу үзәктә бик олы яшьтәге кешеләр дәвалана. Дәүләт җитәкчеләренә үтенечем бар: 18–30 яшьлекләр өчен аерым тернәкләндерү үзәге ачылсын иде. Улым кебекләр анда сәламәтлеген генә түгел, күңелен дә дәвалый бит. Аралаша, дуслаша, бер-берсеннән үрнәк ала. Илшатыбыз бик тырыш. Без аны кая гына йөртмибез. Кайчандыр миңа авыру бала белән бик авыр иде. Яшь әниләр безне күргәч, бирешмәсен, болай да яшәп була икән, дип уйласыннар. Андый чакта бер җылы сүз дә ярдәм итә. Синеке кебек балаларны очратасың да, мин генә түгел икән, дип куясың. Кайвакыт, шөкер, без бит әле болай ук авыр хәлдә түгел, дип тә тынычланасың. Башкаларның да мөнәсәбәте үзгәрсен, безнең балаларга кимсетеп карамасыннар, киресенчә, якын итсеннәр, дим.
Илдус Җиһаншин, аяклары йөрми (Чирмешән районының Әмир авылы):
– Миңа авыру кинәт килде. Инвалид арбасына утыруны кабул итәргә хатыным, балаларым ярдәм итте. Гаилә җылысы яшәтә мине. Дөрес, дәүләт сораганны бирә. Әле менә үземә тиешле даруларны ала алмый йөрим. Табиб рецептын бирде, даруханәдә дару юк. Калган бөтен нәрсәм дә бар. Мине быел бик зурладылар. Авылдашларым җыелып, машина бүләк итте. Ул машинада барлык уңайлыклар тудырылган. Менә ул – бәхет! Кешегә сөйләгәндә дә, күңелем тула. Үзем дә кешеләрне сөендерергә тырышам. Кулым эшли. Җәй буе агачтан кирәк-ярак ясадым. Үзем кебекләрне бәйрәм белән котлыйм. Сер бирмичә, башкалар үрнәк алырлык итеп яшәсәк иде.
Айрат Салихов, инвалид арбасында хәрәкәтләнә (Актаныш):
– Авариядән соң йөри алмаска әйләндем. Баштарак үземне кабул итү җиңел булмады. Әле дә ярый янымда хатыным булды. Ул ташламады. Дәүләт миңа машина биргән иде. Ул инде ватылды. Икенчесен сорамадым. Илдә махсус хәрби операция барганда, ничек оялмыйча машина сорыйсың инде?! Шөкер, гаиләмдә тынычлык, балаларым, оныкларым бар. Бакчада эшлим, йортта ярдәм итеп торам. Миңа шул җитә. Авыр хәлдә калган, сәламәтлегенә зыян килгән кешеләргә, бирешмәгез, дияр идем.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез