Газетага язылу

Кайбер мессенджерлар аша шалтыратуларны чикләгәннән соң, киберҗинаятьләр саны кимегән

«Ватсап»* белән «Телеграм» аша шалтыратуларны чикләгәннән соң республикада мошенниклар тарафыннан кылынган җинаятьләр дә, халыктан урланган акча күләме дә кимегән.

Аерым алганда, бер көндә теркәлгән киберҗинаятьләр саны – 15 очрактан 10 га, урланган акча күләме 15 миллион сумнан 10 миллион сумга кадәр кимегән. Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгының Җинаятьчеләрне эзләү идарәсе вәкиле Рәдис Йосыпов журналистлар белән очрашуда шундый саннар җиткерде. Быел мошенниклар Татарстанда яшәүчеләрнең 5,3 миллиард сум акчасын урлаган. Бу узган ел белән чагыштырганда 200 миллионга азрак. Урланган акчаның нибары 1,7 процентын гына иясенә кире кайтара алганнар.

Республикада ел башыннан бирле 11 меңнән артык мошенниклык очрагы теркәлгән. 18 меңнән артык кеше кибермошенник корбаны булган. Араларында 3 мең пенсионер, 311 мөмкинлекләре чикле кеше белән 211 үсмер дә бар. Алданучыларның күбесе (58 процент) – хатын-кыз. Алданганнарның дүрттән бере – яше утызга җитмәгән кешеләр.

*Россиядә экстремистик дип танылган һәм эшчәнлеге тыелган Meta оешмасына карый.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре