Газетага язылу

Кайбер очракларда хезмәткәрләрне өйдә торып эшләүгә күчерергә тәкъдим иткәннәр

Эш бирүчеләр, социаль җаваплылык күрсәтеп, сезонлы чирләр көчәйгән вакытта хезмәткәрләрен (офиста утырып эшләү мәҗбүри булмаган хезмәткәрләр турында сүз бара) өйдә торып эшләүгә күчерә алыр иде. Дәүләт Думасының Хезмәт. социаль сәясәт һәм ветераннар эшләре комитеты башлыгы Ярослав Нилов шулай дип белдергән. Бу хакта «ТАСС» яза.

Ул эпидемияләр вакытында, хезмәткәрләренең сәламәтлеген кайгыртып, өйдә генә эшләргә тәкъдим иткән  эш бирүчеләрнең гамәлләрен хуплавын билгеләп үткән. Депутат әйтүенчә, компьютер белән һәм телефон аша аралашулар белән бәйле эшне хезмәт урынына бармыйча гына да башкарырга мөмкин.

Шул ук вакытта ул кайбер һөнәрләрнең мәҗбүри төстә эш урынына чыгуны таләп итүен басым ясап әйткән .Әйтик, тимер коючылар, яки операция ясаучы табиблар һич тә өйләрендә торып кына эшли алмый.

Депутат фикеренчә, һава шартлары начар булганда да өйдә торып эшләүне күздә тотарга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре