Газетага язылу

Кайбер шәһәрләрдә күпкатлы йортлар төзүне тыярга тәкъдим иттеләр

Дәүләт Думасының контроль комитеты рәисенең беренче урынбасары Дмитрий Гусев транспорт, торак-коммуналь һәм социаль инфраструктура җитмәгән шәһәрләрдә күпкатлы йортлар төзүне тыярга тәкъдим итте. Аның фикеренчә, мондый тыю хаотик төзелешләрдән коткарачак, дип яза РИА Новости.

Парламентарий сүзләренчә, кайбер шәһәрләрдә башта берничә торак квартал төзелә, ә аннары яшәүчеләр еллар буе сырхауханә, балалар бакчалары яки юллар көтә. Шуңа бәйле рәвештә ул нормаль тормыш өчен шартлар булмаган һәм шуңа бәйле рәвештә күпкатлы йортлар төзергә ярамаган торак пунктларны ачыкларга чакырды.

Әлеге закон проектын парламентның түбән палатасына карауга кертергә ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта “Яшәү өчен инфраструктура” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре