Биредә сүз игезәкләрнең әти-әниләре, күпбалалы гаиләләр һәм авылда яшәүчеләр турында бара.
Документтан күренгәнчә, үзгәрешләр бала карау чорларын исәпкә алу тәртибенә кагыла. Мондый чорлар өчен күп дигәндә 6 елның исәпкә алынуына бәйле чикләү төшереп калдырыла.
Моннан тыш игезәк балаларның әти-әниләре өчен иминият стажын исәпләү тәртибе үзгәртелә. Хәзер һәр баланы яшь ярымга кадәр карау чоры исәпкә алыначак (моңа кадәр бер баланы карау чоры гына исәпкә алынган).
Шулай ук иминият пенсиясенең төп өлешен арттырылган күләмдә билгеләү хокукы бирүче стажны исәпләү кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелә. Аерым алганда, авыл җирлегендә яшәүчеләрне шундый категориягә кертү турында нигезләмә өстәлгән.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Озын һәм актив гомер» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез