Яшерен тавыш бирү нәтиҗәсендә Кайбыч районы башлыгы Альберт Рәхмәтуллин яңадан сайланды. Бу хакта Татар-информ хәбәр итә.
Мондый карар 22 сентябрьдә депутатлар тарафыннан Кайбыч муниципаль районы Советының бишенче утырышында кабул ителде.
Дәүләт Советы депутаты Айрат Зарипов Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов исеменнән чыгыш ясады. Ул район халкына узган сайлауларда актив катнашулары өчен рәхмәтен белдерде. "Кайбыч районы алдында зур бурычлар тора. Аларга ирешү өчен команда эше кирәк һәм күп нәрсә муниципалитетны кем җитәкләвенә бәйле. Татарстан Рәисе исеменнән район белән инде 13 ел уңышлы идарә иткән Альберт Рәхмәтуллин кандидатурасын тәкъдим итәм», - диде парламентарий.
Район башлыгының яңа урынбасары итеп Олы Кайбычта туган, элек Башкарма комитет җитәкчесенең икътисади мәсьәләләр буенча урынбасары булып эшләгән Эльвира Заһидуллина ачык тавыш бирү юлы белән сайланды.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез