Кайда син, табиб? Сәламәтлек саклау тармагы кытлык кичерә

Терапевт, педиатр, ашыгыч ярдәм хезмәте табибы, анестезиолог-реаниматолог, онколог, инфекционист, психиатр һәм патологоанатом… Бүген республиканың сәламәтлек саклау тармагы, барыннан да бигрәк, әнә шул табибларга кытлык кичерә. Саннар теленә күчерсәк, Татарстанга барлыгы 1300 белгеч җитми. Сырхауханәгә барсаң, көндәлек тормышта гел кирәге чыгып торган әле бер, әле икенче табибның юклыгы ачыклана. Ләкин тагын биш елдан «табиблар җитми» дигән зарлар үткәндә калмагае. Россия сәламәтлек саклау министры Михаил Мурашко шулай дип вәгъдә бирә.

Фельдшер табиб түгел

Министр сүзләренә караганда, 2030 елга сәламәтлек саклау тармагында кадрлар кытлыгы 95 процентка кимеячәк. Министрлыкның киңәйтелгән утырышында Михаил Мурашко шулай дип белдерде. Кадрлар кытлыгын киметү өчен, табибларга социаль түләүләр кертеп, аларның торак шартларын да яхшыртырга җыеналар.

Ничә еллар дәвамында үзгәртә алмаган әйберне, биш елда гына хәл итә алмаячаклар. Әлмәт үзәк район хастаханәсенең табиб-пульмонологы Рөстәм Насретдинов, кадрлар кытлыгын бетерү турында сүз чыккач, шулай дип кырт кисте. Мурашко әйткән саннарны да участок хезмәтенә эш өю хисабына арттырачаклар, дип фаразлый ул. Билгеле булганча, быел сентябрьдән башлап фельдшер һәм шәфкать туташларына, табиб җитешмәгән һәм бөтенләй булмаган очракта, аның эшен башкарырга рөхсәт итәчәкләр.

– Күз алдына китерегез: бернинди махсус белеме, тәҗрибәсе булмаган урта медицина хезмәткәре, үзен табибка санап, кеше дәвалый башлаячак. Бу – бик куркыныч, коточкыч хәл. Ул яңалык гамәлгә кергәч, кирәксә-кирәкмәсә антибиотик язу очраклары да артачак. Кеше хәзер болай да белсә-белмәсә тизрәк антибиотиклар ярдәмендә дәваланырга тырыша. Бу – үз чиратында, тора-бара организм антибиотикларны кабул итми башлаячак, дигән сүз. Шул рәвешле җитди чирләрдән үлем-китем куркынычы да бермә-бер артачак, – дип борчыла табиб.

Рөстәм Насретдинов фикеренчә, медицинада кадрлар кытлыгын бетерү өчен, булган белгечләрнең кадерен белеп, табиблыкка укучыларның санын арттырырга кирәк. Барыннан да бигрәк тар белгечлекләрне кайгырту яклы ул.

– Бүген тар белгеч булырга уку өчен шартлар да җитәрлек түгел. Ординатурада урыннар бик аз, анда да бушлай укырга керермен димә. Гомумән, кадрлар кытлыгын бетерү өчен, эшне иң элек булачак табибларны әзерләүгә игътибарны арттырудан башларга кирәк, – дип саный Рөстәм Насретдинов. – Медицина вузларында укучы студентлар санын икеләтә арттырырга кирәк. Табиблар күп булсын дисәң, гади гаиләдә үскән сәләтле балаларга да медицина вузына укырга керә алырлык шартлар тудырырга кирәк. Юкса бүген үзегез күреп торасыз: бик күп сәләтле бала, ничек кенә тырышса да, вузга укырга керә алмыйча кала. Йә аның БДИ баллары җитми, йә ата-ананың баласын түләп укытырга акчасы юк.

Тәҗрибәле белгеч фикеренчә, кадрлар кытлыгын бетерү өчен, табибларның хезмәт хакын да арттырырга кирәк. Тау кадәр өелгән җаваплылык һәм тавык чүпләп бетермәслек эшенә күрә түләве дә яхшы булсын. Юкса чынлыкта моның нәкъ киресе күзәтелә.

– Шәхсән мин үзем кулга 80 мең сум хезмәт хакы алам. Өч баласы, ипотека-кредиты булган ир-ат табиб бу акчага ничек тормыш алып барырга тиеш?! Дежур торып, көн-төн эштә ятсаң да, күп дигәндә, өстәмә 40 мең сум гына эшли аласың. Ә андый режимда эшләгәч, яшәрлегең дә калмый, – ди табиб.

Укытучы хәлендә

Дәүләт оешмаларындагы мондый шартларга түзә алмаган белгечләрнең күбесе шәхси медицина оешмаларына күчә. Узган ел үзебезнең участок педиатры да егерме биш ел хезмәт куйган эшеннән шәхси клиникага китте. Нинди генә сорау-гозер булса да, курыкмыйча мөрәҗәгать итә ала торган ышанычлы бик сирәк белгечләрнең берсе иде ул безнең өчен.

Тәҗрибәле табиб исә мондый карарга килүенең төп сәбәпләренең берсе дип бер кирәкмәгән кәгазь эшеннән туюны атый.

– Бүген дәүләт оешмаларында эшләүче табиблар укытучыдан ким түгел. Алар өстенә дә әллә ничаклы кирәкмәгән кәгазь эше, хисап эшләре өйделәр. Табибларга кытлык булмасын, дисәләр, иң элек әнә шул бернинди файдасы булмаган артык эшләрне бетерергә кирәк. Алар аркасында табибның үзенең төп эшен башкарырга – кешеләр дәваларга вакыты да калмый бит, – ди Татарстанның атказанган табибы Гөлназ Азизова. – Бер авыруга 12 минут вакыт бирелә. Шул вакыт эчендә документ тутырасыңмы, кеше белән сөйләшәсеңме, аңа ярдәм итәсеңме? Берсенә дә өлгереп булмый. Укуын тәмамлаган яшь белгечләргә дә башта дәүләт оешмасында эшләүне мәҗбүри куярга кирәк. Алар эш рәтенә нәкъ менә биредә өйрәнәчәк. Чын табиб булу өчен, дәүләт оешмасында ким дигәндә биш ел эшләргә кирәк.

Иминлек кирәк

Эшләү дигәннән, бүген илнең сәламәтлек саклау тармагында 572 мең табиб белән 1,2 миллион урта медицина хезмәткәре эшли. Шуларның яртысының диярлек (42 процент) яше 50 дән узган. Лаеклы ялга чыккан табибларга алмаш булсын өчен, кимендә 500 мең яшь табиб әзерләргә кирәк, ди белгечләр.

Яшьләр дәүләт оешмасында эшләсен өчен, табиб эшенең иминлегенә дә игътибар артырга тиеш. Казандагы шәхси оешмаларның берсендә терапевт булып эшләүче Алия Насыйбуллина шул фикердә. Медицина хезмәткәрләре күптән закон тарафыннан яклауга мохтаҗ, дип саный ул. Дәүләт оешмасында эшләгән чорда аның да куркыныч хәлләргә тарыганы булган.

– Укып бетергәч тә, Казандагы сырхауханәләрнең берсендә эшләдем. Өйдән-өйгә дә күп йөрергә туры килде. Шулай бервакыт ишекне наркоман ачты. Йөзенә карарлык түгел. Әнисенең хәле авырайгач, табиб чакырган. Ничек чыгып чапканымны да белмим. Янымда берәр ир кеше булса, курыкмыйча кергән булыр идем инде. Хастаханәнең кабул итү бүлегендә эшләгәндә дә исерекләр бәйләнгән, янаган чаклар булды. Әнә шул күренешләрдән туеп, шәхси оешмага эшкә күчәргә булдым да инде. Медицинада кадрларга болай да кытлык. Аларның якланмаган булуы хәлне тагын да катлауландыра. Озак еллар «Ашыгыч ярдәм» хезмәтендә, участок табибы булып эшләүчеләргә сабырлык телим, – ди Алия.

Казанның 1 нче ашыгыч ярдәм подстанциясе фельдшеры Рузилә Сафинага утыз ел эшләү дәвамында төрлесен күрергә туры килгән.

– Участок инспекторлары кебек безгә дә төрле кеше белән эшләргә туры килә. Араларында исереге дә, психик авырулары, наркоманы да очрый. Аларга ярдәм иткәннән соң, булыша алуыңа бер шөкер итсәң, исән калуыңа тагын бер сөенәсең. Бер үк кешеләр белән эшләсәк тә, участок инспекторларыннан аермалы буларак, безгә һөҗүм иткән өчен закон тарафыннан тиешле җәза каралмаган. Бу җитешсезлекне күптән төзәтергә вакыт, – ди Рузилә ханым.

Республикага җитмәгән табиблар:

– 297 педиатр

– 278 терапевт

– 150 анестезиолог-реаниматолог

– 118 онколог

– 90 психиатр

– 64 инфекционист

– 54 ашыгыч ярдәм хезмәте табибы

– 44 патологоанатом

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Кадрлар” илкүләм  проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект автор милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре