Кайдан син, Жан?

Без бел(мә)гән тарих

Казанның Сукно бистәсендә «Метроэлектротранс» идарәсе бинасы янәшәсендә элекке трамвай вагоннары урнаштырылган. Бу тирәгә туристлар да килеп чыга, бала-чага да үз итә аларны. Кыскасы, ялгыз кукыраеп утырырга ирек бирмиләр. Бәлки мәгълүмат язылган элмә такталарга да игътибар итәләрдер. Аларның берсен – 24 нче номерлысын Бөек Ватан сугышына кадәр Иван Кабушкин йөрткән. Бу трамвай вагоны элек 1 нче номерлы трамвай депосында һәйкәл буларак сакланган иде. 1999 елда аны хәтта рельсларда да йөртеп карадылар. Аннан тагын һәйкәл булып үз урынын алды.

Советлар Союзы Герое Иван Кабушкинны өлкән буын, мөгаен, күбрәк язучы Шамил Рәкыйповның 1969 елда дөнья күргән «Кайдан син, Жан?» китабы аша беләдер. Хәтерлим әле, китап авыл китапханәсенә кайткач, хәтта укырга яратмаган малай-шалай да чиратлашып укыды аны.

Табышмак

Сугыштан соң тикшерү эшләре башлана. Минскидагы яшерен оешмаларда немецларга каршы көрәш алып баручылар Жан турында бик яхшы белә. Ә менә аның чын исеме ничек, белгечлеге нинди, кайда туган? Бу сорауларга җавап бирә алмыйлар. Берәүләр өчен ул гап-гади Жан, икенчеләр аны Жан Назаров, Александр Назаров яки Сашка дип йөртә, өченчеләр өчен ул Бабушкин була. Белоруссиядә тикшеренү эшләре алып баручылар хәтта аптырап калалар. Кеше булган, зур батырлыклар күрсәткән, дошман тарафыннан җәзалап үтерелгән, ә кем ул – монысын ачыклап булмый.

Ниһаять, очраклы гына кече лейтенант Кабушкин үз куллары белән язган документ килеп чыга. Анда ул җәя эчендә кыска гына итеп, «Жан» дип язып куйган була. Шулай итеп, чуалган йомгакның җеп очы табыла. Бу – Минск губернасының (хәзер Брест өлкәсе) Малаховцы авылында туган Иван Кабушкин (чын фамилиясе Кабушка) булып чыга. Ә Шамил Рәкыйпов тикшеренүләр алып бара башлагач, «җеп» Казанга таба сузыла. Гаилә Беренче Бөтендөнья сугышы вакытында көнчыгышка таба кузгалырга мәҗбүр була. Башта Чабаксарда яши, 1917 елда Казанга кайтып төпләнә. Әтиләре үлеп китә. Әниләре ике баланы ялгызы үстерә. Хәзер исә җепнең очы Иван Кабушкин 1932 елдан алып 1937 елга кадәр йөрткән трамвайга тоташкан. Шушы эш урыныннан ул армия сафларына алына. Башта фин сугышында катнаша, аннан Бөек Ватан сугышына китә.

Нәфрәт

1940 елның октябреннән Иван Кабушкин Белоруссиядәге 86 нчы укчы дивизиядәге икмәк автозаводы начальнигының ярдәмчесе вазыйфасын үти. Әмма ил язмышы кебек аның язмышы да бер сәгатьтә үзгәрә. «Иван Кабушкин. Человек войны» документаль фильмында хәлләр болай сурәтләнә. Лейтенант соңгы патроны беткәнгә кадәр дошманны утка тота, әмма, яраланып, беренче көннәрдә үк әсирлеккә эләгә. Аны концлагерьдан, минем ирем дип, бер таныш түгел хатын-кыз алып чыга. Документлардан күренгәнчә, мондый хәлләр, чыннан да булгалаган. Ышану кыен, әмма Минскида яшәгән кайбер кешеләрне, әгәр аларның туганнары килсә, лагерьдан чыгарганнар.

Таныш түгел гаиләгә килеп эләккәч, Иван идән астында качып утырырга җыенмый, әлбәттә. Дошманнарга нәфрәт уты отыры көчәя генә. Ул документлар эшләтә, көн саен шәһәрдә йөри, дошманның хәрби частьларын күзәтә. Яшерен ведомстволарның кайларда урнашканын ачыклый. Үзенә фикердәшләр таба, алар бер төркемгә берләшәләр һәм эшкә тотыналар. Сугыш булган урыннарда ташлап калдырылган  корал да күп була. Аларны кулга төшереп, «ау»га чыгалар. Әлбәттә инде, зур сугышлар алып бара алмыйлар. Ә менә ялгыз барган транспортны юкка чыгарырга көчләре җитә. Өч ай эчендә биш җиңел машина, ике йөк машинасы, бензин цистернасын, шулай ук 16 дошманны юк итәләр. Бу төркем турында торган саен күбрәк ишетелә, ниһаять, аларга партизаннар ягына чыгарга мөмкинлек туа.

Өрәк

Тиздән дошманнарны Жанның үзе генә түгел, хәтта исеме дә куркыта башлый. Ул өрәк кебек я бер җирдән, я икенче җирдән килеп чыга. Минск коменданты хәтта солдатларга, офицерларга кич белән урамга чыгып йөрүне тыя. Аның кайдадыр якында гына икәнлеген дә беләләр, әмма эзенә төшә алмыйлар. Элеккечә лагерьлардан уйламаганда-көтмәгәндә әсирләр юкка чыга. Алар партизаннар отрядына качып китәләр. Урманда басылган листовкалар Минск шәһәрендәге йорт стеналарында пәйда була. Жан үзе немецларның борын төбеннән дару төялгән йөк машинасын урлап китә, аны шәһәрдән чыгарып, партизаннарга китереп җиткерә. Секретареның егете роленә кереп, тимер юллар канцеляриясе начальнигы Ганс Штрубэны кулга ала. Анда партизаннар өчен бик кыйммәтле мәгълүматлар була. Минскида фашистлар нәшер итә торган газетаның фотохәбәрчесен эчертеп, редакция машинасын, барлык җиһазларын, документларын алып китә.

Партизаннар отрядында команда белән эшли башлагач, эше тагын да нәтиҗәлерәк була. Ул партизаннар белән шәһәрдәге яшерен оешмалар арасындагы элемтәнең өзелүенә бервакытта да юл куймый. 1942 елның май аеннан Минскидагы яшерен шәһәр комитеты партиясендә оператив төркемнең җитәкчесе була. Шулай ук тирә-яктагы диверсион операцияләргә дә җитәкчелек итә. Яшерен оешманың «Звезда» дип аталган газетасы да була. Монысы да – Жан эше. Ул чын көрәш алып бару өчен, дошман турында барысын да белергә кирәклеген аңлый. Шуңа омтыла да. Шул ук вакытта үзен тота алмасыннар өчен, саклык чаралары күрүдән туктамый. Әмма бу тәртипне партизан отрядының бер командиры боза. Ул, пистолет кулга төшерүне сорап, Жанга элемтәче аша язу җибәрә. Элемтәче кызны дошман патрульләре тоткарлыйлар, язуны кулга төшерәләр. Электр тогы белән җәзалаганда, кыз түзми, Жанның кайда яшеренгәнен әйтә. Аны шундук кулга алалар.

Кабушкинны түзә алмаслык дәрәҗәдә җәзалыйлар: аяк белән типкәлиләр, күсәк белән кыйныйлар, электр тогы да кулланалар, сәгатьләр буена аякларыннан асып куялар. Ә ике көннән ашарга, эчәргә бирми башлыйлар. Таш капчыкта ул камераны җыештырганнан соң калган су тамчыларын ялый. Җыештыручы кыз исә, моны күреп, ярыкларга күбрәк су түгәргә тырыша, аннан чиләген дә «онытып» калдыра.

Жан хәтта шушы хәлдә дә качу юлын эзли. Иптәшләре аның сызымы буенча камераны ачарга ачкыч әзерлиләр. Әмма бу план барып чыкмый. Күршедә җинаять эшләре өчен латыш полицейскийлары утырган була. Әнә шулар ишетер һәм тавыш куптарыр дип, җыештыручы кыз ишек ачарга куркып кала. Ирек ишеге ачылмый.

Кабушкинны 1943 елның 4 июлендә Минск төрмәсендә җәзалап үтерәләр. Улының ничек үлгәнлеген әнисе бик күп еллар үткәч кенә ишетә. Ул бик авыр тормышта, хәбәрсез югалган Кызыл Армия солдаты пенсиясенә яши.

Белешмә

Җиңүнең 20 еллыгы уңаеннан СССР Югары Советы Президиумы указы белән 1965 елның 8 маенда Кабушкин Иван Константиновичка Советлар Союзы Герое исеме бирелә.

2009 елның 31 августында 1 нче номерлы трамвай депосына Советлар Союзы Герое Иван Кабушкин исеме бирелә. Казанда аның исеме белән аталган урам бар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Җиңүнең 80 еллыгы "80-летие Победы" "80-летие Великой Победы" "Год защитника Отечества" "80 лет Победы" "Җиңүгә 80 ел" "Бөек җиңүнең 80 еллыгы" "Ватан каһарманнары елы" "Ватанны саклаучы елы" "Ватанны саклаучылар елы" "Ватан сакчылары елы" сугыш ветераннарына Бөек Ватан сугышын Ватанны саклаучылар елының Ватанны саклаучылар елында Год защитника Отечества "80-летие Победы

Көн хәбәре