Кайнар линия: түләүләр, ташлама, югалган якыннар

Бүген Казанда “Хатын-кыз игътибары” дип аталган кайнар линия узды. Быелга беренчесе. Аны хатын-кыз депутатларның “Мәрхәмәт” берләшмәсе оештырды. Депутатлар хәрбиләр һәм аларның якыннарыннан килгән сорауларына җавап табарга тырышты.

Татарстанның Кеше хокуклары буенча вәкаләтле вәкиле Сәрия Сабурская әйтүенчә, 4 сәгать эчендә 75 дән артык сорау килгән. Ялга кайткан, дәвалану уза торган хәрбиләр үзләре дә шалтыраткан.
– Кайбер сорауларны шундук хәл итеп булды. Камчаткада хезмәт итүче ирнең хатыны мөрәҗәгать итте. Ире хәбәрсез югалганнар исемлегендә икән. Шунлыктан аңа тиешле түләүләр туктатылган. Иртәнге якта андагы хезмәттәшемә шалтыраттым. Алар да инде кич булса да, ул проблеманы хәл итәргә вәгъдә бирде, – ди Сәрия Сабурская. – “Вагнер”да хезмәт итүчеләр һәм аларның якыннары да шалтыратты. Барысын да СВОда катнашучы таныклыгы борчый. Закон буенча ул “Вагнер”да хезмәт итүчеләргә дә тиеш. Алар да шундый ук ташламаларга ия.

Сәрия Сабурская әйтүенчә, улы махсус хәрби операциядә катнашучы әниләр дә ярдәм сораган. Шундыйларның берсе, Түбән Камада яшәүче ханым үзенә бик читен һәм күңеленә тынычлык тапмавын җиткергән. Психолог кирәклеген әйткән. Сәрия Сабурская Түбән Камадагы ярдәмчесе белән элемтәгә керүен һәм бу анага ярдәм оештырылачагын җиткерде.

– Хәбәрсез югалган якыннарын да эзләүчеләр бар. Бүгенге кайнар линиядә безгә хәрби покуратура, хәрби комиссариат та катнаша. Алар белән бергә эшләгәч, сорауларга җавап табарга җиңел, – ди ул.
Дәүләт Советы депутаты Рузилә Тимергалиева да шушы фикерне җиткерде. Бергәләп эшләгәндә, нәтиҗә дә бар, ди ул.

– Халык белән очрашканда хәрбиләргә кагылышлы 6 сорау туплаган идем. Бүген шул кешеләр элемтәгә чыгып, бергәләп сорауларга җавап таптык. Әлбәттә, барысын да бер көндә хәл итеп бетереп булмый. Алга таба барлык сораулар да контрольдә булачак һәм алар хәл ителәчәк, – ди депутат.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре