Пенсия автомат рәвештә яки кешенең теләгенә карап яңадан исәпләнергә мөмкин. “Татар-информ” кайсы очракларда түләүнең яңадан исәпләнүен, моның өчен гаризаны тапшыру тәртибен, нинди документлар таләп ителүен белешкән.
Пенсияне түбәндәге очракларда автомат рәвештә яңадан исәпләнелә:
– хезмәт эшчәнлеген дәвам иттерүчеләргә – һәр ел саен;
– 80 яшькә җиткәч – өстәмә билгеләнә;
– инвалидлык группасы үзгәртелгәндә.
Пенсияне яңадан исәпләтүгә гаризаны кайчан тапшырырга?
– пенсия билгеләгәндә яки шуннан соң яңадан исәпләткәндә булмаган яңа документлар пәйда булса;
– иждивениедәге эшкә сәләтсезләр саны үзгәрсә. Бу очракта күп дигәндә 3 шундый кешегә пенсиянең төп өлеше арттылырылырга мөмкин;
– туендыручысын югалту буенча пенсия алучының статусы үзгәрсә. Мәсәлән, башта әтисен яки әнисен югалту сәбәпле пенсия алган, аннан соң инде икесен дә югалткан бала зуррак күләмдәге пенсия алуга хокуклы;
– пенсиягә авыл өстәмәсенә хокук барлыкка килсә;
– пенсионер Ерак Төньякка яки аңа тигезләштерелгән төбәккә күченсә, яисә анда өстәмә өчен кирәкле эш стажын тупласа.
Пенсияне яңадан исәпләтүгә гаризаны ничек тапшырырга?
– Дәүләт хезмәтләре порталы аша;
–Социаль фонда шәхсән барып;
– Күпфункцияле үзәк аша.
ЖНинди документлар таләп ителә?
– Россия гражданины паспорты;
– үзгәрешләрне раслаучы документлар, мәсәлән, хезмәт кенәгәсе яки стажны раслау өчен архивтан белешмә.
Гаризаны карап тикшерү срогы
– гариза гадәттә 5 эш көне эчендә карала;
– төрле ведомстволарга запрослар җибәрү таләп ителсә яки өстәмә документлар тапшырырга кирәк булса, гаризаны тикшерү 3 айга кадәр туктатылып торырга мөмкин.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез