Какы ашап агуланмыйк! «ВТ» журналисты басу-кырларны агулау турында белеште

Какы ашап агуланган! Күптән түгел җырчы Ришат Төхвәтуллин төркемендәге биюче Азамат Заһиров вафат булды. Үлеменең сәбәбен агу сибелгән кыр янәшәсендә үскән какыны ашаган дип фаразладылар. Биюченең гомере өзелү сәбәпләре төгәл билгеле булмаса да, әлеге фаҗига безне тагын бер кат нәрсә ашавыбыз һәм эчүебез турында уйланырга һәм сагаерга мәҗбүр итә. Җиләк, үлән җыйган чорда бигрәк тә. 

Химияле тормыш

Иң элек республика кырларындагы хәлләрне белештек. «Россельхозцентр»ның Татарстандагы филиалы җитәкчесе Виталий Новичков әйтүенчә, республикада пестицидлар белән эшләү елдан-ел арта.

– Хуҗалыклар пестицидларны торган саен күбрәк куллана. Бигрәк тә рапска күп сибәләр, чөнки аны бөҗәкләргә каршы берничә тапкыр эшкәртергә кирәк – төрле корткычлары күп. (Сүз уңаеннан, быел Татарстанда әлеге культура үсә торган мәйданнарны тагын да арттырдылар. – Авт.) Хәзер, әгәр ялгышмасам, барлык культураларның да бер гектарына 2 килограммнан күбрәк химик препарат сибәләр, – ди белгеч.

Ни өчен хуҗалыкларның пестицидлар белән мавыгуы арта соң? Беренчедән, белгеч әйтүенчә, чәчү мәйданнарының структурасы үзгәрә. Хуҗалыклар базарда ихтыяҗ зур булган культураларны үстерә башлады. Бу телгә алган рапска да кагыла. Икенчедән, авырулар һәм корткычлар химик препаратларга тиз ияләшә, аңа каршы иммунитеты барлыкка килә. Ягъни бер елны нәтиҗәсе булган агуның икенче елда файдасы булмаска мөмкин. (Колорадо коңгызы – иң ачык мисал). Шунлыктан аны бер тапкыр гына түгел, берничә тапкыр сибәргә яки яңа, көчлерәк препарат белән эшләргә туры килә. Өченчедән, климат үзгәреш кичерә, һәм моңа кадәр көньяктарак урнашкан төбәкләрдә генә (Саратов, Белгород өлкәләре) яшәгән корткычлар безгә күченә. Әйтик, кыяклы культураларга зыян сала торган ипи коңгызы (хлебный, кузька жук) берничә дистә ел элек Нурлат, Әлки районнарында гына очрый иде. Хәзер алар бөтен Татарстанга, хәтта Киров өлкәсенә кадәр таралды. Димәк, аграрийларга яңа төр корткычлар белән көрәшергә туры килә.

– Алар, кешеләрнең җиләк һәм борчак ашыйсы, умартачыларның бал аертасы килә, дип кенә чүп үләннәргә һәм корткычларга каршы көрәшми тора алмый бит инде. Алай булганда хуҗалыкларның югалтулары зур булыр иде. Тик мондый препаратлар белән эшләүчеләр кырны эшкәртергә 3 көн кала халыкны район газетасы яки мессенджерлар аша кисәтергә тиеш. Башкача эшләү рөхсәт ителми, – ди Виталий Новичков. – Ә эшкәртелгән кыр яныннан нидер ашап агулану бик мөмкин. Минем үземнең дә шундый хәл булганы булды, башкалардан да ишетергә туры килде. Чөнки пестицидлар составында ни генә юк.

Тиеш әйбер күп инде ул. Тик аны җиренә җиткереп үтиләрме соң? Әлеге сорауны пестицидлардан иң еш зыян күрүчеләр – умартачыларга бирдек. «Татарстан умартачылары» иҗтимагый оешмасы советы рәисе Шәүкәт Хәйруллин әйтүенчә, соңгы 2–3 елда, ниһаять, хуҗалыклар да, умартачылар да уртак тел табарга өйрәнеп килә.

– Зур агрохолдинглар, агрофирмалар вәгъдәләрендә тора, алдан кисәтәләр. Бу мәсьәләдә без алтын урталыкны таптык шикелле. Вак фермерларны да җаваплылыкка өйрәтә алсак, бөтенләй дә яхшы булыр иде, – ди ул. – Соңгы 2–3 елда хәлләр уңай якка үзгәрде. Зарланып булмый. Быел әле бер очрак турында гына җиткерделәр. «Актаныш» агрофирмасы кырларын көндез эшкәрткән, дип хәбәр иттеләр. Алга таба да тыныч булыр, дип өметләнәбез. Бу – «Россельхозназор»ның да, министрлыкның да, үзебезнең дә эш нәтиҗәсе. Умартачыларга да аралашырга, җыелышларга йөрергә кирәк.

Корсакка файдалы           

Химик препаратлар кулланмыйча да эшләп була. Бигрәк тә соңгы елларда Татарстанда органик җитештерү юнәлешенә игътибар артканлыгы сизелә. Ягъни органика дигәндә без ашлык, яшелчә, җиләк-җимешләрне бактерияләр, гөмбәчекләр нигезендә эшләнгән биологик препаратлар, органик ашламалар белән, агу-химикатларсыз үстерүне күз алдында тотабыз. Органик продукция җитештерү буенча сертификат алган хуҗалыклар саны буенча Татарстан Россиядә җиденче урында тора. Беренче өчлеккә Воронеж, Белгород өлкәләре һәм Краснодар крае керә. Республика Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы мәгълүматлары буенча, ел башына Татарстанда җиде хуҗалыкның химик препаратлар кулланмыйча эшләве билгеле. Тагын сигезе тиешле сертификатлар алу юлында. Алар арасында икмәк, терлек азыгы үстерә торган хуҗалыклар да, терлекчелек, яшелчәчелек һәм бакчачылык белән шөгыльләнүчеләр дә бар. Үсемлекчелекне генә карасак, узган ел алар 13,8 мең тонна органик продукция җитештергән.

Химикатлар кулланмыйча гына эшли торган хуҗалыкларга республика бюджетыннан ел саен 20 млн сум акча бүлеп бирәләр. Тик шулай да соңгы елларда мондый хуҗалыкларның саны әллә ни артмый да, кимеми дә, шул бер дәрәҗәдә тора. Сәбәп нидә соң?

Виталий Новичков аңлатуынча, беренчедән, биопрепаратлар белән эшли башлауның беренче елларында уңыш аз була. Чөнки туфракка ашлама кертелми, авыруларга һәм бөҗәкләргә каршы химик чаралар кулланылмый. Нәтиҗәдә биологик препаратлар белән эшкәртелгән туфракта яши торган бөҗәк, корткычлар тиз генә бирешми. Ә бу исә уңдырышлылыкны киметә. Икенчедән, мондый продукциянең бәясе кыйммәтрәк йөри. Һәм аларны башлыча үз сәламәтлеген кайгырткан кешеләр сатып ала. Ә менә биопрепаратлар үзләре һәрвакытта да кыйммәт дигән сүз түгел икән. Тик аларның саклану вакыты аз һәм бик белеп кенә сакларга кирәк.

Өченчедән, мондый ысул белән системалы эшләү кирәк. Файдалы микроорганизмнар туфракта туплансын өчен, яхшы нәтиҗәне озаграк көтәсе. Дүртенчедән, органика белән эшләгәндә кул көче күбрәк таләп ителә.

– Кешенең сәламәтлегенең 15 проценты – геннарга, 15 е – медицина хезмәтенә, 70 е яшәү һәм туклану шартларына бәйле. Сәламәт һәм озын гомерле булырга теләсәк, биологик препаратларны күбрәк кулланырга киңәш итәм. Бу авыл хезмәтчәннәренә генә түгел, гап-гади бакчачыларга да кагыла. Хәзер мондый препаратлар ясый торган оешмалар күп. Химия тормышыбыздан бөтенләй чыгып бетәчәк, дип уйлау көлке булыр иде, ләкин кайбер очракларда аларны берләштерергә яки бөтенләй кулланмаска да була, – диде Виталий Новичков.

Сайлау мөмкинлеге

Баулы районының Мортаза авылында яшәүче Фәрит Кыямов та әлеге юнәлешкә алда санап узганнарны күз алдында тотып алынган.

– Без эшебезне 2020 елда башлап җибәргән идек. Бүген бодай, терлек азыгы үстерү, яшелчәчелек белән шөгыльләнәбез. Тиздән сөтчелек юнәлешенә кереп китәчәкбез. Мин сәламәт ризыкның киләчәге барына чын күңелдән ышанам. Хәзер кибетләрдә нинди генә ризык сатмыйлар. Кызганыч, алар беренче чиратта сыйфат турында түгел, ә бәя турында уйлый. Ә безнең помидорлар бернинди химиясез, нәкъ «әбиләрнеке» шикелле үсә, – ди ул.

Матур сүзләрнең икенче ягында авырлыклар да бар, билгеле. Бу бигрәк тә сатуга бәйле.

– Безнең продукциянең бәясе кыйммәтрәк булырга тиеш, тик без әлегә хакларны традицион ысул белән үстерелгән яшелчә дәрәҗәсендә тотабыз. Чөнки бөтен кеше дә  аны югары хакка сатып ала алмый. Һәр кешенең дә сайлап алу мөмкинлеге булырга тиеш: сыйфатсыз, әмма арзанлы ризык алып ашаргамы, әллә кыйммәтле, ләкин файдалынымы? Киләчәктә үзебез кебек хуҗалыкларны берләштергән кооператив ачып, продукцияне төрләндерергә һәм шуның хисабына арзанрак бәядән сатарга, эре кибет челтәрләренә чыгарга планлаштырабыз. Чөнки безнең инде артка юл юк. Органик җитештерүгә кереп киткәнбез икән, традицион үсемлекчелеккә күчү бик авыр булачак һәм кыйммәткә чыгачак.

Виталий Новичков җавап бирә

Химик препарат белән эшкәртелгән кыр янында җиләк җыярга ярыймы?

– Инсектицидлар, ягъни агулар куркынычлыгы буенча 4 төргә бүленә. 1 һәм 2 нчеләре иң куркынычлары булып санала. Шуңа бәйле рәвештә һәр препаратның да куллану кагыйдәсе бар. Кырга кайчан чыгарга, янындагы болында үсә торган үсемлекләрне кайчан җыярга? Иң куркыныч булып исәпләнгән препаратлар белән эшкәрткәннән соң, чикләүләр 40 көнгә кадәр сузылырга мөмкин. Ә 3 нче, 4 нче класслы препаратларны сипкәч, 2 атна вакыт кирәк. Тик чикләүләр вакыты һава торышына да бәйле. Билгеле, яңгырлы көннәрдә агулар тизрәк юылып бетә. Андый чакта 10 көн саклану да җитә. Ә биологик препаратлар кулланган очракта, 3 көннән соң ук тыныч күңел белән җиләк җыярга мөмкин.

Кырда үскән борчак белән сыйланыр алдыннан нәрсәне истә тотарга?

– Безнең халык яшь, сусыл борчак ашарга ярата. Тик корткычларга каршы агуны кырларга нәкъ менә шул чорда сибәләр дә. Аларны гадәттә 3 нче класслы препаратлар белән эшкәртәләр, шуның өчен бик сак булырга кирәк. Шәхсән мин үзем мондый борчакны ашамыйм. Инде бик яратасыз икән, әлеге кырны кайчан агулауларын белешергә киңәш итәм.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Технологик яктан азык-төлек куркынычсызлыгын тәэмин итү” илкүләм  проекты  гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре