Кама аръягында балалар ялы өчен яңа урыннар барлыкка киләчәк a

Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнехановның Тукай районындагы «Следопыт» балалар лагеренә эш сәфәре йомгаклары буенча объектка капиталь ремонт ясау турында карар кабул ителде. Бу хакта аппарат киңәшмәсендә Чаллы мэры Наил Мәһдиев хәбәр итте.

«Җәйге сәламәтләндерү лагеренә капиталь ремонт ясау турында карар кабул ителде. Бүген КАМАЗның өч лагере уңышлы эшләп килә – бу дүртенчесе булачак. Үсеш буенча планнар бар. Республика Рәисе ярдәме белән проект тормышка ашырылыр дип өметләнәбез. Бу лагерьдән Кама аръягындагы бөтен бала да файдалана алачак», – диде Наил Мәһдиев.

Мэр сүзләренчә, ял өчен яңа киңлек мәктәп укучыларын җәйге сәламәтләндерү системасында өстәмә ресурс булачак һәм төбәктә сыйфатлы балалар ялы алу мөмкинлеген арттырачак.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Яшьләр һәм балалар” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Миңнеханов Миннеханов

Көн хәбәре