Камал театры күренекле режиссер Марсель Сәлимҗановның тууына 90 ел тулуга багышланган премьера тәкъдим итте. Яшь режиссер Әскәр Галимов Гадел Кутуйның «Тапшырылмаган хатлар» повестен сәхнәләштерде.
Бераз хәтерне яңартып алыйк. «Тапшырылмаган хатлар» 1935 елда языла. Әсәрнең төп герониясы Галия Казан университетының рабфагына укырга керә. Яшьләр белән оештырылган кичәләрнең берсендә ул артист егет Искәндәр белән таныша. Галия өчен беренче мәхәббәт ачы тәҗрибәгә әверелә һәм ул гомере буе Искәндәргә атап язган тапшырылмаган хатларны җыеп бара.
Әсәр язылганга шактый еллар узса да, режиссерлар аңа мөрәҗәгать итүне дәвам итә. «Тапшырылмаган хатлар» төрле театрларда берничә тапкыр сәхнәләштерелә. Повесть буенча 2016 елда фильм да төшерелә, тамашачылар аны бер сулышта карап чыга. Сүз уңаеннан, фильмда да, Камал театры сәхнәләштергән «Тапшырылмаган хатлар»да да Искәндәрне бер артист – Ришат Әхмәдуллин уйный. Тормышка әзерлексез, үзе турында гына уйлаучы, купшы сүзле һәм тар күңелле Искәндәр роленә аннан да яхшырак уйнаучыны күз алдына китереп булмый кебек.
Камал театры куйган спектакльдә шулай ук Россиянең атказанган, Татарстанның халык артисты Люция Хәмитова, Татарстанның халык артистлары Илдус Габдрахманов, Фәнис Җиһанша, Хәлимә Искәндәрова, артистлар Зөфәр Нуретдинов һәм Айгөл Шәкүрова катнаша. Премьераның үзенчәлеге турында режиссер Әскәр Галимов болай ди:
– «Тапшырылмаган хатлар» әсәре мәктәп чорыннан ук миндә тәэсир калдырган иде. Андагы геройлар язмышы минем әти-әниемнеке белән охшаш. Китапта сурәтләнгән хатын-кыз белән әнием язмышында кисешүләр таптым һәм әсәрне сәхнәләштерергә уйладым.
Спектакльдә әти-әниләр тәҗрибәсе сурәтләнгән. Башта бала әти-әнисенә каршылык күрсәтсә, ниндидер сорауларга җавап табалмаса, аннары ул бу тәҗрибәгә рәхмәт белән карый. Чөнки без бөтенесенә дә әти-әни тәҗрибәсеннән чыгып өйрәнәбез. Нәкъ менә тәҗрибә һәм вакытлар, заманалар кисешүе «Тапшырылмаган хатлар»да чагыла. Спектакль шулай ук үз-үзеңне кичерү турында да, – дип әйтә ул спектакльнең видеокөндәлегендә.
Сәхнәдә Галия белән Искәндәрнең танышуы, беренче хисләр, гаилә кору, ачуланышу, бала туу, аерылышу, Галиянең районга кайтып китүе хатирәләр рәвешендә җиткерелә. Тапшырылмаган хатларны инде картайган Галиягә кычкырып-кычкырып аның кызы Кадрия (Люция Хәмитова) укый. Кадрия шушы хатлар аша өлкән яшькә җиткән авыру әнисенә язмышын, бар күргәннәрен искә төшертергә тырыша. Кызы да әнисе белән бергәләп аның тормыш юлын, хаталарын узгандай була. Ахырда исә Кадрия әнисенең ялгышлыкларын кичерә: “мин синең юлыңны кабул итәм, мин сине кичерәм”, – дип әйтә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез