Камал театры артисты Рузия Мотыйгуллина «Дуслык» ордены белән бүләкләнә

Татарстанның халык, Россиянең атказанган артисты Рузия Мотыйгуллина «Дуслык» ордены белән бүләкләнә. Республика Рәисе Рөстәм Миңнеханов бу уңайдан указга кул куйган.

«Театр сәнгатен үстерүгә мөһим өлеш кертүе, күпьеллык нәтиҗәле иҗади эшчәнлеге өчен «Галиәсгар Камал исемендәге Татар дәүләт академия театры» дәүләт бюджет учреждениесе драма артисты Закирова Рузия Идиятулла кызын «Дуслык ордены» белән бүләкләргә» диелгән документта.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре