Камил Сәмигуллин: «Сайлауда мөселманнар тавышы исәпкә алынырга тиеш»

Бүген Россиядә, шул исәптән Татарстанда да, өч көнлек тавыш бирү кампаниясенең беренче көне бара. Халык Россия Президентын сайлый.

Казан шәһәренең 45 нчы номерлы сайлау участогына (Каюм Насыйри исемендәге 80нче мәктәп) беренчеләрдән булып үз тавышын бирергә Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин да килде. Сайлауда ул тормыш иптәше белән катнашты.
Камил хәзрәт Сәмигуллин гражданлык бурычын үтәгәннән соң журналистлар белән дә аралашты.

- Иртә килүнең сәбәбе - эш күплектә. Бүген бик күп чаралар көтелә. Аэропортта гыйбадәт бүлмәсе ачабыз. Аннан Түбән Камага барасы, җомга үткәрәсе, ифтарда катнашасы бар. Озакламый юлга кузгалам. Шуңа иртәрәк килергә булдым, - диде ул.
Камил хәзрәт Сәмигуллин ассызыклавынча, Россиядә мөселманнар бик күп. Шуңа да аларның тавышы ишетелергә тиеш.
- Килмәсәк, катнашмасак, кем безне ишетер? - диде Татарстан мөфтие. - Шуңа күрә, минем фикеремчә, без сайлауда катнашырга һәм динебез, милләтебез үсеше өчен кем файдалы гамәлләр башкара - шуңа тавыш бирергә тиеш.

Билгеле булганча сайлау бюллетенендәге исемлектә 4 кандидат бар. Болар – гамәлдәге дәүләт җитәкчесе, үз-үзен тәкъдим иткән Владимир Путин, «Новые люди» партиясеннән Владислав Даванков, КПРФтан Николай Харитонов һәм ЛДПРдан Леонид Слуцкий.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре