Бүген «Казан Экспо» күргәзмәләр үзәгендә узган XIII Республикакүләм ифтардан соң Татарстан Диния нәзарәте мөфтие Камил Сәмигуллин журналистлар белән аралашты һәм чарага кагылышлы сорауларга җавапларын бирде.
«Барыгызны да изге Рамазан ае белән тәбриклим. Ифтар оешкан төстә үтте. Барлыгы 800 волонтёр биредә хезмәт куйды. Тулаем алганда 13 мең кешелек порция әзерләнде. Оештыручыларга рәхмәт белдерәм. Съезд да бүген булгач, монда 1500 имам җыелды. Әлбәттә, халык күбрәк булды, әмма бу күренешкә сөенергә кирәктер», — диде мөфти.
Оештыручылар әйтүенчә, ифтардагы бер ланч-бокс 750 сумга төшкән. Ике павильонда 21 000 кв.м. ковролин җәелгән, авыз ачу өчен 2 100 өстәл куелган. Ризык әзерләү өчен 3 тонна ит, 800 кг карабодай, 4 тонна яшелчә, 4 тонна җиләк-җимеш, 900 кг кипкән җимеш, 13 000 данә чәк-чәк, 400 кг кәнфит сатып алынган, дип яза Татар-информ.
Шунысы куандыра: Рамазан аенда ураза тотучылар саны елдан-ел арта һәм бу Республика ифтарын тагын да зуррак, тагын да масштаблырак итеп уздыруга сәбәп була.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез