Татарстанның мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллин Казанның 7нче хастаханәсендә коронавирустан прививка ясаткан.
Ул үзенә пиктид һәм синтетик булган "ЭпиВакКорона"ны ясауларын сораган. Әлеге вакцина аңа күбрәк туры килә дип хәл иткән мөфти.
- Икеләнү - ул нормаль күренеш. Кешеләр өйрәнеп, дәвалаучы табиблары белән киңәшләшеп карар кылсыннар, - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин.
Прививка ясаганда ул хәтта авырту да сизмәгән һәм ясатканнан соң да үзен яхшы хис итә.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез