• Фото: shutterstock.com

Канәфернең 6 шифасы

Канәфер һәр йортта булырга тиеш. Ул кан тамырларын ныгыта, баш авыртуын бетерә, кан басымын төшерә, йокыны җайга сала һәм бәвел кудыра.

Кан тамырларын ныгыту, баш авыртуын бетерү, бәвел кудыру үзлеген куллану өчен, 30 бөртек канәфергә 3 стакан су салырга һәм суы яртылаш кимегәнче кайнатырга кирәк. Шуннан соң әлеге сыеклыкны банкага тутырып куярга. Шуны көнгә 2–3 тапкыр 1–2 аш кашыгы кабарга кирәк.

Йокы начарланса, 2 бөртек канәферне ярты стакан сөткә салып кайнатабыз да, шул кайнар сөтне аз-аз кабып, әкрен генә эчәбез.

Теш сызлаганда да канәфер ярдәмгә килә. Моның өчен бер бөртеген чәйнәп йөрергә кирәк.

Кан басымы югары булганда да канәфер кабып куярга мөмкин.

Канәфер мае төрле үлекле яраларны дәвалаганда да кулланыла. Тире авырулары вакытында да канәфернең эфир майларын файдаланалар.

Артрит, артроз вакытында 1 аш кашыгы массаж маена 15 тамчы канәфер мае кушып, авырткан урынны массажларга кирәк.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Һәр кешегә сәламәтлек” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре