Бу язманы укыгач, өлкәнрәкләр яшьлекләрен сагынмый калмас. Мин авылда яшәүчеләрне дә, авылдан китеп, калада яшәүчеләрне дә күз алдында тотам.
Авыл кешесенең бар тормышы капка төбенә бәйле иде, дисәм, һич тә арттыру булмас кебек. Беренчедән, капка төбе авыл өчен үзенә күрә мәгълүмат үзәге иде. Үз авылыңда, күрше авылда, районда, хәтта Татарстанда, илдә, дөньясында ни булган – барысы турында да диярлек капка төбендә ишетеп була иде. Әлбәттә, озынколак хәбәрләргә күпмедер дәрәҗәдә гайбәт дигәннәре дә кушылып киткәндер. Әмма утсыз төтен чыкмый бит инде ул, аның гайбәте дә бер яңалык кебек кабул ителде.
Капка төбендәге эскәмия яшьләр өчен серләшеп утыру урыны да иде. Клубта бит күңел генә ачасың, ә күңелдәге иң мөкатдәс хисләрне яраткан кешеңә җиткерү өчен аулак җир кирәк, капка төбе әнә шундый урын иде. Җәйге озын кичләрдә капка төбендәге эскәмияләрдә яшь парлар серләшеп утырды. Авылга шәһәр кызлары кайтканда буш эскәмияләр бөтенләй калмый иде. Шәһәр кызларының кай җирләренә кызыкканбыздыр, белмим. Алар, бер уйлаганда, әллә кем түгел, авылны ташлап, шәһәргә киткәннәрнең балалары гына. Бу хакта кайчак яшьтәшләр белән бүген дә сөйләшеп алабыз. Берсе: «Бәлки, матур итеп киенүләре кызыктыргандыр», – ди. Икенчесе: «Ул кызлардан килгән ислемай исе бүген дә борында күк әле», – дип җиффәрә.
Иң кызыгы, безнең беребез дә шәһәр кызына өйләнмәде, димәк, хикмәт матур киемдә, йә ислемайда гына түгел... Ә капка төбе һаман да сагындыра. Ул хәтта кайберләрнең сәламәтлеге турында мәгълүмат бирә торган урын да иде. Мәсәлән, күзгә-башка озак күренмичә торган кеше капка төбенә чыгып утырса, аны күргән авыл кешеләре: «Аллага шөкер, исән-сау икән әле», – дип, шатланып хәбәр тараталар иде.
Бәйрәмнәр, бигрәк тә Сабан туйлары алдыннан гармун күтәреп капка төбенә чыгып утырып, берәр көй сыздырып җибәрсәң, узып баручы кеше синең янга туктамый калмый. «Фәлән көйне уйна, фәлән көйне сыздыр әле!» – дип, сиңа кушылып җырлый да. Бу язмама романтик буяулар өстәмим, ничек бар – шулай язам.
Үткән-сүткән кеше капка төбендә утыручыны күрсә, аның янына туктап хәл сорашмый калмый иде. Халык әнә шулай бер-берсенең хәлен белешеп яшәгән. Хәзер капка төбендә утыручылар юк. Аның утырыр кешесе дә бетеп бара, үзебез дә үзгәрдек. Урыс капканы эчке яктан көпә-көндез бикләп кую гадәти хәлгә әйләнде. Элек шыр ачык иде ул капкалар. Берәр җиргә: йә кибет-мазарга, йә күршесенә кереп киткәндә, кеше хәтта өй ишеген дә бикләми иде. Өйдә юклыгын белсеннәр өчен ишек тоткасына себерке-фәлән генә кыстырып китә иде.
Безнең редакциядә эшләүчеләрнең барысы да – авылныкылар. «Хәзер капка төбендә утыручылар бармы?» – дип алардан да сорашам. Аптырап, иңнәрен сикертәләр: «Күргән юк», – диләр. Күңелне моңсулык биләп ала. Буш капка төпләре авылларның киләчәгенә бер ишарә кебек.
Хезмәттәшебез Риман Гыйлемхановның «Әйтеп кенә бактым» исеме астында басылып килгән язмалары китап булып чыкты. Ул «Хәзергә шулар» дип атала. Кызыксынган кеше редакциягә мөрәҗәгать итә ала.
Телефоннар: 89179270040, 89534021645.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез